Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Чертуш авылында Өлкәннәр көнен билгеләп үткәннәр

Чертуш АМЙ хезмәткәрләре шул авылда яшәүче хезмәт ветераны Гөлфия Фәтхетдинованың ишегалдында бәйрәм концерты оештырганнар.

1 октябрь, Өлкәннәр көнендә, Чертуш АМЙ хезмәткәрләре «Көзләрнең дә үз яме» дип исемләнгән концерт белән чыгыш ясаганнар. «Концертны җирле хезмәт ветераны Гөлфия апа Фәтхетдинованың ишегалдында оештырдык. Анда Х. Мөхәммәдиев, М. Мостафина башкаруында татар халык җырлары яңгырады, Р. Мусина шигырьләр укыды. Тамашачылар бик канәгать булды», - дип хәбәр итте редакциягә АМЙ мөдире Рәмзия Мусина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев