Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чертуш авылында яшәүче Рәзил Әхсәнов үз бизнесын үстерүгә 75 мең сум акча алган

Аңа субсидияне «Cоциаль контракт» дәүләт программасы буенча күчергәннәр.

«Социаль контракт» дәүләт ярдәме программасы 2020-2021 елларда актив кулланыла, шул исәптән безнең районда да.

Бу программа буенча дәүләт гражданнарга билгеле бер максатларга акчалата ярдәм күрсәтә. 2020 елда социаль яклау бүлеге эшсез калган гражданнарга ярдәм итү өчен килешү төзегән.

Яңа Чишмәдән Евгений Стариков эш эзләгәндә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта аның хатыны да эшләмәгән - икенче бала белән декрет ялында булган. Ул чакта социаль хезмәтләр белгечләре аңа социаль контракт турында сөйләгәнннәр. Эшкә урнашу чорына кешегә ай саен 4 ай дәвамында 10294 сум һәм эшкә урнашкач та тагын 3 ай эчендә акча күчерелә. Эшкә урнаштыру буенча социаль контракт 9 айдан да артмаган вакытка төзелә. Түләүләр алган чорда ул үзе яхшы эш тапкан.

Яңа Чишмәдән Андрей Зубов та шундый түләүләр алган, ул кыскартылганнан соң, эшсезлек буенча исәпкә басу өчен Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Эш сайлаганда, акча гаилә өчен өстәмә ярдәм булып торган (Андрейның хатыны һәм баласы бар). Ул да шулай ук контракт гамәлдә булган айлар эчендә эшкә урнашкан.

2021 елда социаль контрактның ике юнәлеше буенча берникадәр күләмдә акча күчерелгән: шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә. Бу очракларда контракт 12 айга төзелә һәм 75 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия түләнә. Барлык юнәлешләр буенча социаль контракт төзүнең төп шарты: гражданның җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш.

Чертуш авылында яшәүче Рәзил Әхсәнов ике ай элек үз бизнесын үстерүгә 75 мең сум акча алган, аның белән биш ел шөгыльләнә. Ул җиһазлар кибетендә эшли, анда мебель җыю белән шөгыльләнә һәм заказлар ала.

- Бу мөмкинлек турында очраклы гына белдем, танышларым киңәш итте. Акчаны тиз, тоткарлыксыз һәм бернинди проблемасыз алдым. Шунда ук бөтен акчаларга инструментлар сатып алдым, кайберләрен яңарттым, кайберләре минем юк иде: шуруповерт (икенчесе), торцовка пычкысы, фреза, перфоратор. Икенче шуруповерт - бик уңайлы, эш процессы барышында насадканы алыштырып тормыйсың, - дип аңлата Рәзил. Хәзер җыю инструментлары кыйммәт, мәсәлән, торцовка пычкысы, әмма арзан инструментлар белән җыюның сыйфаты түбән, - ди ул.

Түләү алу өчен ул үзмәшгуль буларак теркәлгән. «Минем салым» кушымтасында түләгән инде. Керемнән салым түли һәм социаль яклау бүлегенә хисап тота. Сатып алынган инструмент белән инде ике ай җиһаз җыя. Рәзилнең заказлары һәрвакыт күп, ә хәзер ул тагы да күбрәк булачак.

- Ә сезнең керемегез арттымы соң?

- Керемнәр инструментларга түгел, ә заказлар санына һәм ничек эшләүгә бәйле. Әмма җиһаз җыюның сыйфаты күпкә югарырак булды дип әйтә алам. Хәзер заказлар азрак: җәйге сезон, барысы да бакча, печән әзерләү белән мәшгуль, әмма соңрак - артачак», - дип елмая ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев