Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чертуш авылыннан Ирек һәм Дания Гыйльметдиновлар гаиләсе һәркемгә үрнәк

Алар кавышкан көн һич онытырлык түгел иде.

Җәйнең иң матур вакыты. Сабан туе! Нәкъ шул көнне вәгъдәләшәләр алар. Дания апа, Сабан туеннан соң туп-туры Ирек абыйлар гаиләсенә килен булып төшә. Каенанасы Миңнурый апа аны баллы май, ачык йөз белән каршы ала. Менә шул көннән бирле, Гыйльметдиновлар гаиләсенең тормыш корып гомер итүләренә 60 ел узган да киткән. Шушы еллар эчендә шатлыгы да, йөрәкне туктатып калырдай кайгылар да читләп үтмәгән аларны.Тик бер-берсенә булган хөрмәт авыр вакытларында таяныч булып торган.

Гаилә хуҗасы - Ирек абый, 1938 нче елда колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Аңа 3 яшь тулганда, әтисе Гыйльметдинов Нәҗем Бөек Ватан сугышына китә, Днепр өчен барган сугышларда хәбәрсез югала. Колхозда ул 8 яшеннән эшли башлый. Әнисе белән колхоз кырында төнлә каравылчы булып, ә көндез салам җыюда хезмәт куя. Аннан үсә төшкәч, комбайн ярдәмчесе, шофер булып та эшли. Шофер һөнәре аңа бигрәк тә ошый, мәктәпне бетергәч, 1958 нче елда Чистай автомәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, гаиләсе белән Яңа Чишмәгә кайтып, сельхозтехникада эшли башлый. 1963 нче елда яшь гаилә белән туган авылы - Чертушка кайтып төпләнәләр, Мотыйгулла бабай йортында яши башлыйлар. Ә Ирек абыйга колхоз рәисе иске кран машинасын ышанып тапшыра, ул аны төзәтеп эшли башлый, хезмәт дәверендә бортлы Урал-ЗИС автомобилендә, комбайнчы, МАЗ кранында пенсиягә киткәнче эшли. Гомуми эш стажы 40 елдан артык.

- Хезмәт итү дәверендә байтак двигательләрне төзәттем, алар “эшләп киткәч” шулкадәр күңелем була иде, - дип искә ала Ирек абый. -Тормыш иптәшем Дания дә бик булдыклы, уңган булды. Өстәлдә, эштән кайчан кайтсам да, кайнар ризык иде.

 Дания апа да Чертуш авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Әтиләре Габидулла Вәлиулла улы ике сугышны кичеп кайткан фронтовик. Балаларында аның тырышлыгы, ныклыгы чагыла. Яшьтән хезмәтне яратып үсә. Гомер буе колхозда терлекчелектә эшли. Гаиләсендә дә уңган хуҗабикә була ул. Чигәргә, бәйләргә, тегәргә, матур гөлләр үстерергә ярата. Тырышып  гомер итә алар, ике йорт төзеп чыгалар, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Фәния Яр Чаллыда яши. Кызганыч, тормыш иптәше вафат булгач, ялгызы гына улларын үстерде, икенче уллары Рөстәм Лаешта шофер булып эшли. Ике кызлары бар. Өченчесе - Диния, Шахмай авылында терлекчелектә хезмәт куя. Көн саен ат җигеп, күрше авылга барып терлекләр карый. Берүзе ике бала үстерә.

Балалары да - Лилия һәм Тимур Саттаровлар, Халыкара шигырьләр конкурсларында, иҗади, фән бәйгеләрендә алдынгы урын алып киләләр. Ә менә Гыйльметдиновлар гаиләсенең иң олы хәсрәте - дүртенче улы Дамирның кинәт үлеме һәркемне тетрәндерде. Институт тәмамлап кына эшкә кайткан, гаилә корып, кечкенә кызларын үстергән вакытта, бу хәл ата-ана өчен аяз көнне яшен суккандай була. Гомер буена Дамир улы гаиләсенә булышып яшиләр алар. Инде Дамирның кызлары да тормышка чыктылар. Балалар үстерәләр.

Ә кече уллары Илдар җитәкче урыннарда эшли. Тормыш иптәше Алсу белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Ирек абый белән Дания апа менә егерме ел кече улы гаиләсенең кадер-хөрмәтендә, дус-тату булып яшиләр. Олы яшьтә булсалар да, кулларыннан килгәнчә хуҗалык эшләрендә булышалар. Аларның 10 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

Гаилә башлыгы Ирек абый турында тагын берничә сүз әйтәсе килә. Ул һәрчак позитив, шаяртырга ярата. Даими рәвештә мәчеткә йөри, клубта үткәрелгән концертларны ярата һәм үзе дә андагы чараларда бик теләп катнаша.

Ял көннәрендә алар йортына шау-гөр килеп балалары, оныклары, оныкчыклар кайта. ”Без балаларны кечкенәдән яхшылыкка, хезмәт сөеп үсәргә өйрәттек “, - диләр алар. – Аллага шөкер, йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Илебезгә, үзебез кебек, намуслы хезмәт куйдылар.

- Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган- сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары, оныкчыклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан калдырмыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәләмәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар, оныклар бәхетен күрергә язсын, дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Әле озак еллар аларның изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде. Алар безне үстерделәр, яхшы тәрбия бирделәр, безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар, - диләр балалары.

Шулай, бер-берсенә терәк, балаларына һәм авылдашларына үрнәк булып тормыш юлыннан атлауларын дәвам итә Гыйльметдиновлар. Киләчәктә дә барыр юллары бәрәкәтле булсын, балаларының, якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп итсен.

Рәмзия Мусина

Чертуш авылы мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X