«Чиксез балачак», яки балалар өчен «Күбекле бәйрәм» (фоторепортаж)
3 июньдә Яңа Чишмәдәге «Олимп» УСЗ янында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды.
Моннан тыш, ел саен үткәрелә торган «Чиксез балачак» дип аталган җәйге фестиваль кысаларында төрле олимпиадаларда, конкурсларда, республика дәрәҗәсендәге фестивальләрдә җиңүче балаларны бүләкләү тантанасы да булды.
Сәгать уннар тирәсенә «Олимп» УСЗ янына балалар - мәктәп укучылары, үзләренең тәрбиячеләре белән балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм кечкенә сабыйлары белән килгән әти-әниләр җыелыша башлады..
Аларны шунда ук биредә оештырылган уеннарга җәлеп иттеләр. Теләге булганнар урам тренажерларында шөгыльләнде, батутта сикерде, асфальтта рәсемнәр ясарга кереште. Рәсем иҗаты өчен бүләк итеп балаларга шарлар тапшырылды. «Беренчеләр хәрәкәте», «Аҗаган» клубы активистлары балаларга аква-грим ясадылар, биредә фантазиянең иге-чиге юк иде. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә хәрәкәтчән уеннар оештырды. Татлы мамык ясала торган урын да буш тормады, биредә төрледән-төрле тәм-томнар сатып алырга мөмкин иде.
Күпләрне бер сорау: пушкага охшаш, су салынган чаннар белән уратып алынган ниндидер җайланманың биредә ни өчен булуы кызыксындырды. Бу сюрприз булып чыкты, моны балалар иң соңыннан гына белделәр.
Балаларны җәйге каникул башлану белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев котлады. Ул аларга ял вакытларын күңелле, шатлыклы итеп үткәрүләрен һәм күбрәк яхшы тәэсирләр туплауларын теләде.
- Ял итегез, күңел ачыгыз, әмма үз иминлегегез турында да онытмагыз, - дип ассызыклады ул. - Барыгызга да уңышлар!
Аннары бәйрәмне РМЙ хезмәткәрләре дәвам итте. Алар балаларга «Карлсон и друзья в Стране Чудес» дигән уен оештырдылар. Балалар клоуннар - Клепа һәм Ириска, Доктор Айболит һәм Карлсонга Җәйне эзләргә ярдәм иттеләр.
Бүләкләү тантанасында ел саен үткәрелә торган «Чиксез балачак» фестивале кысаларында балаларның укуларына нәтиҗәләр ясалды.
Үз җитәкчеләре - педагоглары белән бергә узган уку елында республика дәрәҗәсендәге төрле чараларда уңышларга ирешкән укучылар дипломнар белән бүләкләнделәр. Болар - Яңа Чишмә гимназиясе, Зирекле лицее, Черемухово, Ленино, Тубылгы Тау, Волчья, Шахмай, Архангел, Красный Октябрь, Әдәмсә, Петропавел, Акбүре, Чуаш Чабаксары, Екатерина һәм Яңа Чишмә мәктәпләре, Яңа Чишмә башлангыч мәктәп - балалар бакчасы укучылары. Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләре буларак, Яңа Чишмәдәге «Ландыш» (1 урын) һәм «Золотой ключик» (2 урын) балалар бакчалары бүләкләнде. Дипломнарны мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Бутина тапшырды.
Балалар өчен оештырылган чараны «Күбекле бәйрәм» төгәлләде ( алда әйтеп үтелгән пушка биредә шуның өчен куелган икән). Пушка - күбек ясаучы агрегат. Әлеге җиһаз ярты сәгать чамасы атып, балаларга күбекләр сиптереп торды. Ахырдан мәйданчыкта күбек өемнәре хасил булды, биредә балалар рәхәтләнеп сикерделәр, уйнадылар. Кардай ак күбекләрдә коенуның, шатлыкның иге-чиге иде!
«Күбекле бәйрәм» балаларга бушлай туңдырма тарату белән тәмамланды. Бу чара барысына да бик ошады, балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Әйе, өлкәннәр юкка гына тырышмаган (бәйрәмнең кураторы - районның яшьләр эшләре бүлеге иде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев