Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чиновникларга дөрес булмаган мәгълүматлар өчен җавап бирәсе

Яңа Чишмә районының 9 түрәсен керемнәр турындагы белешмәләрдә дөрес яки тулы булмаган мәгълүмат күрсәткәннәре өчен җаваплылыкка тартканнар.

«Үз керемнәре турында барлыгы 97 муниципаль хезмәткәр хисап тотты, анализ барышында дөрес һәм тулы булмаган белешмәләр бирү фактлары ачыкланды. Башка төрле түләүле эшләр башкарганнары өчен керемнәрне, төрле федераль түләүләрне яшерү очраклары да булды. Тикшерү барышында кредит оешмаларында счетлар булуы турында белешмәләр тапшырмау очракларының да шактый булуы ачыкланды. Коррупциягә каршы законнарны бозган барлык хезмәткәрләр дисциплинар җаваплылыкка тартылды», - ди район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев