«Чишмәле»дә дә ачык ишекләр көне
Яңа Чишмәдәге яшьләр үзәгендә 27 сентябрьдә 14-18 яшьлек яшүсмерләр өчен Ачык ишекләр көне узган.
Бирегә үзәк һәм бер-берсе белән якыннанрак танышу өчен иң актив мәктәп укучылары җыелган.
Чарада катнашучыларга яшьләр үзәгендә эшнең ничек алып барылачагы, шулай ук «Чишмәле» базасында нинди оешмалар эшчәнлек алып баруы турында сөйләгәннәр.
Балалар алдында сәламләү сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьев һәм «Чишмәле» яшьләр үзәге җитәкчесе Дарья Селиверстовалар чыгыш ясаган.
Чараның рәсми өлешеннән соң укучылар бер-берсе белән танышканнар, тренингларда һәм уеннарда катнашканнар. Ә соңыннан лотерея үткәрелгән, кайбер катнашучыларга анда бәхет елмайган - алар бүләкләр алганнар.
Оештырылган кичә матур һәм күңелле үткән.
Районыбызның барлык яшьләрен яшьләр үзәгенә чакырабыз һәм алардан яңа идеяләр көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев