Чыршы тирәсендә уеннар һәм татлы бүләк — менә ул бәхет!
27 декабрьдә Яңа Чишмә гимназиясенең актлар залында район башлыгының чыршы бәйрәме узды.
Анда районның 300 сәләтле мәктәп укучысы чакырылган иде.
Гимназия Яңа елга инде әзер: кунакларны фойеда матур итеп бизәлгән чыршы каршы алды, һәр сыйныфның ишеге дә бизәкле (Яңа елга иң яхшы әзерлек буенча мәктәп конкурсы үткән кебек тоелды). Актлар залында да балаларга әкиятне күрсәтер өчен инде барысы да әзер иде.
Әмма башта чарага чакырылган балаларга бәйрәмнең оештыручысы, район башлыгы Вячеслав Козлов мөрәҗәгать итте. Вячеслав Михайлович балаларны үсеп килүче буынның иң уңган вәкилләре, район, республика, илнең киләчәге дип атады. Ул аларга киләсе елда да укуда, иҗатта, спортта уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
— Барлык балалар һәм өлкәннәр, гадәттә, Яңа ел алдыннан теләкләр телиләр. Үткән елда сез дә теләгәнсездер бит?
Балалар бергәләп «Әйе-е-е!» дип җавап бирделәр һәм кулларын күтәрделәр. Аннары Вячеслав Михайлович кемнең дә булса теләге чынга аштымы-юкмы дип кызыксынды. Балаларның яртысыннан артыгы кабат кулларын күтәрде.
— Күрәсезме, нинди шәп! — диде район башлыгы, — ә теләкләре тормышка ашмаганнар, күңелсезләнмәгез, алар, һичшиксез, быел үтәләчәк. Ничек кенә булмасын, без узып баручы елның бары тик матур мизгелләрен генә хәтердә калдырачакбыз.
Вячеслав Михайлович балаларны каникулда тагын бер күңел ачу көтә дип сөендерде. Бүлеп биреләчәк 60 урынлы автобуста алар Казанга — цирк тамашасына барачак. Билетлар район хисабына сатып алынган.
Аннары чарада катнашучылар заманча «Кар Патшабикәсе» әкиятен карадылар. Гимназиячеләр театраль күренешне оста куйдылар һәм рольләрне дә шулай ук — кызык һәм җиңел уйнадылар, кыскасы, барысы да «Станиславский буенча» барды. Бары тик «Ышанам!» дип әйтәсе генә килде. Тамашачылар исә карап кына калмады, ә кайбер урыннарда үзләре дә катнашты: әкият геройлары белән «кар бәрешеп» тә уйнадылар, Кай «мәңгелек» сүзен төзи алсын өчен, үз урындыклары астында хәрефләрнең югалган өлешләрен дә эзләделәр һ.б. Яшь артистлар һәм тамашачылар бәйрәмне бергәләп үткәрделәр дип тә әйтеп буладыр, чөнки бүгенге күрешү һәм аралашу аларның барысына әйтеп бетергесез шатлык хисләре китерде.
Әлбәттә, Яңа ел әкияте ахырына якынлашканда Кыш бабай да килде, аның белән бергә балалар Кар кызын дәштеләр. Бу геройлар балаларны бизәлгән чыршы янына күрше залга алып керделәр. Бәйрәм биредә дәвам итте: чыршы тирәсендә җырладылар да, биеделәр дә, уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр — барысы да Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәм иң күңелле һәм феерик «кар бәрешү» уены белән тәмамланды.
Соңыннан без 10 яшьлек ике кыздан бәйрәм турында сораштык.
— Сезгә әкият ошадымы?
-Әйе! Бик тә!
— Иң ошаганы нәрсә булды?
— «Кар бәрешү» уены һәм татлы бүләк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев