Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Дәүләт Думасы депутаты тыл хезмәтчәннәренә газетага язылу белән ярдәм итте

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Яңа Чишмә районда яшәүче 40 тыл хезмәтчәненә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына язылырга ярдәм итте.

Без хөрмәтле депутатка район газетасына язылуда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иттек һәм ул тиз арада 40 тыл хезмәтчәнен яздыру өчен акча күчерде.
Тыл хезмәтчәннәре исемлеген җентекләп өйрәнгәннән соң, почта хезмәткәрләре мохтаҗ 40 ветеранны сайлап, аларга язылу рәсмиләштерде. Ветераннар район газетасын 2023 елның 1 гыйнварыннан алачак.
Депутат Олег Морозовка тыл хезмәтчәннәре исеменнән зур рәхмәт белдерәбез, аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм сайлаучылар мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле эш итүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев