Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Дәүләт техник күзәтчелеге хәбәр итә: Яңа Чишмә районында кар машиналарын тикшерү буенча рейдлар бара

Кышкы сезон башлану белән Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге кар машиналарын эксплуатацияләү вакытында аларны даими тикшереп тора, шул исәптән ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейдлар да үткәрелә.

Бу хакта редакциягә Яңа Чишмә районы буенча ОТТН начальнигы Рәис Хисмәтуллин хәбәр итте.

"Рейдлар вакытында хуҗаның теркәү документлары, номер агрегатларының туры килүе, тракторчы-машинист таныклыгының А1 категориясе белән булуы, еллык техник тикшерүне вакытында узуы тикшерелә. Ачыкланган хокук бозулар буенча РФ КоАП нигезендә административ хокук бозу турында карарлар чыгарыла, - дип аңлата ул.

 Рәис Хисмәтуллин әлеге рейд - тикшерүләр кар машиналарын эксплуатацияләү сезоны тәмамланганчы үткәреләчәк, рейд ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең үзәк аппараты хезмәткәрләре катнашында булачак, дип тә кисәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев