2016 ел нәтиҗәләре буенча район буенча туган балалар саны бакыйлыкка күчкән яңачишмәлеләр саныннан шактый түбән.
- 2015 ел белән чагыштырганда туучылар саны аз, - дип сөйләде ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова. - 2016 елда 107 бала туды (2015 елда - 123), 246 кеше үлде (2015 елда - 196).
Тик бу ЗАГС мәгълүматлары, ә статистика буенча туучылар саны югары, чөнки районда теркәлгән гаиләләрнең күбесе шәһәрләрдә яши һәм бала туганнан соң аны яшәү урыны буенча теркиләр, ягъни шәһәрдә.
Районда үлүчеләр санының артуы да борчуга сала, әлеге күрсәткеч буенча безнең район ТР буенча алда бара.
2016 елда 37 туй булган (2015 елда - 50), шуны да истә тотарга кирәк, 2016 ел - кәбисә елы иде һәм юк-барга ышанучылар 2016 елда никахларын теркәргә теләмәделәр. Аерылышучылар саны 33 (2015 елда - 39).
Яңа туган балаларга кушылган киң таралган исемнәр: Андрей, Әмир, Дмитрий, Айдар, кызларныкы - София, Алинә, Ксения, Азалия, Ульяна. Сирәк исемнәр дә бар, әйтик, Агриппина, Богдан, Асмо, Әбделкәрим.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев