Депутатлар газетага язылырга булышканнар
РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин 36 тыл хезмәтчәненә «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә язылырга ярдәм иткәннәр.
Без хөрмәтле депутатларыбызга район газетасына язылуны рәсмиләштерүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән идек һәм алар тиз арада 36 тыл хезмәтчәнен газетага яздыру өчен акча күчерделәр.
Тыл хезмәтчәннәре исемлеген карап, без иң мохтаҗ 36 ветеранны сайлап алдык һәм аларга 2024 елның 1 яртыеллыгына язылуны рәсмиләштердек.
Депутатларыбызга риясыз ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев