Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсә авылындагы «Алсу» балалар бакчасы «Россия - шәһәрләр иле» проектында

Ел башыннан балалар бакчасы коллективы үз авылы буенча 20 виртуаль экскурсия үткәргән.

Безнең педагоглар коллективы һәм бакчада тәрбияләнүче балалар бу елның гыйнвар башында «Россия - шәһәрләр иле» проектында катнаштылар, - дип сөйли «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә Әдәмсәнең «Алсу» балалар бакчасы мөдире Лилия Таһирова.
«Проектның асылы -  туган якның истәлекле урыннары турында сөйләп, ил күләмендә хатлар алышу. Бу нидән гыйбарәт? Педагоглар үз шәһәрләре, яки бистәләре турында язалар, ә балалар, үз чиратларында, бер-берсенә рәсемнәр, сәламнәр юллыйлар, шул исәптән видео-язмалар да. Ягъни, ил буенча мини-экскурсияләр үткәрелә. 
Кыска гына вакыт эчендә без Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск һәм Иркутск өлкәләре, Красноярск крае, Новосибирск һәм, хәтта, Камчаткадан да 20дән артык хат алдык. Соңгы хат «кәләшләр шәһәре» - Ивановодан килде.  Тәрбиячеләр һәм балалар фотография һәм видеолар буенча булган виртуаль экскурсияләрдән бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Балалар хатлар килгән төбәкләрне картада билгеләп үттеләр, шул рәвешле илебезнең киң һәм күпкырлы булуы турында күзаллауларын киңәйтәләр.
Без дә  үзебезнең туган ягыбыз турында сөйләп, фото һәм видеоязмалы хатлар җибәрдек. Без илебезнең зур шәһәрләре турында беләбез һәм илнең башка балалар бакчаларында эшләүче педагогларга һәм  анда йөрүче балаларга да Татарстан Республикасында үзенең матур табигате, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм истәлекле урыннары белән дан тоткан Әдәмсә авылы барлыгын белү кызыклы булыр, дип ышанабыз.
Туган телләр елы кысаларында киләчәктә дә уртак проектларда катнашырга планлаштырабыз».
Мәгълүмат өчен:
Мондый рәвештә хатлар алышу «посткроссинг» дип атала (сәяхәт итүче хатлар).
 Проект Красноярск  педагоглары тарафыннан 2020 елның ноябрендә эшләтеп җибәрелгән иде.
Проект #Россиястранагородов хэштэгы астында басыла һәм илнең барлык төбәкләрен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X