Әдәмсә гыйбадәтханәсе башлыгы Михаил Ветошкин: «Чиркәү - минем икенче йортым»
Бөек православие бәйрәме - Пасха алдыннан безнең язмабыз православие храмы һәм анда фидакарь хезмәт куючылар турында.
Әдәмсә авылында яңа чиркәү калкып чыкканга өч ел үткән. Ул Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә 1874 елда төзелгән иске гыйбадәтханә урынында торгызылган. Совет чорында анда мәктәп урнаша. Әмма 1993 елда авылда яңа мәктәп төзелгәч, бина ташландык хәлдә кала.
Гыйбадәтханәне торгызу эшләре авылда туып-үскән, бүгенгесе көндә Мәскәүдә гыйбадәтханә башлыгы булган архимандрит Дорофей атакай (Виктор Вечканов) инициативасы буенча 2017 елда башлана. Әдәмсәлеләр аның башлангычын хуплый. Изге эшкә авыл халкы, Дорофей атакай үзе, район хакимияте, нефтьчеләр үз өлешләрен кертә. Бу хакта безгә чиркәү башлыгы (настоятель) һәм приход советы рәисе Михаил Ветошкин сөйләде. Әлеге вазыйфага ул төзелеш барышында владыка Пармен Указы белән билгеләнгән. Чиркәүне торгызганнар, ә гади авыл кешесе Михаил гыйбадәтханәдә калып, күңел кушуы буенча чиркәүдәге күп кенә башка вазыйфаларны үз өстенә алган.
Әлегә чиркәүдә рухани юк, шуңа күрә гыйбадәт кылуны атнага бер тапкыр Архангел чиркәве настоятеле Георгий атакай үткәрә. Михаил исә аны үз машинасы белән алып килә, тиешле гамәлләр үтәлгәч, кайтарып куя, гыйбадәт кылу өчен барысын да әзерли, ә соңыннан җыештыра: келәмнәрне чистарта, тузаннарны сөртеп, идәннәрне юып ала. Кышын иң беренче булып чиркәү ишегалдын кардан арындыра. Җәен территорияне чүп үләннәреннән чаба, чәчәкләргә су сибә. Ут, газ һәм су өчен түләү эше дә аның өстендә.
«Кышын чорманы ике тапкыр тикшерәм, - ди ул. - Чөнки кар керсә, язын эреп түшәмнән агачак. Газ казаннарын да карап торам, бик салкын көннәрдә иртә – кич барам, кинәт туңмасыннар дим».
Авыл гыйбадәтханәсе әкренләп эчке яктан төзекләндерелә һәм шуны әйтергә кирәк, эшләрнең барысы да химаячеләр акчасына гына эшләнә. Күп эш башкарылган инде: алтарь кайтарылган, клирос һәм Голгофа торгызылган. Төзекләндерүгә шушы авылда туып - үсеп читтә яшәүчеләр дә зур өлеш кертә: алар исеменнән иконалар бүләк ителә, акчалата ярдәм күрсәтелә (Надежда Рябова, Абрамовлар, Нестеровлар, Антоновлар, Каяшовлар гаиләләре). Дүрт икона Горшково авылы мәхәлләсеннән бүләк ителгән. Авыл халкы да чиркәүгә кулыннан килгәнчә булыша: келәмнәр, төрле җиһазлар алып киләләр. Күп нәрсәне Георгий атакай Архангел чиркәвеннән китергән. Чиркәүнең эчке ягын җиһазландыра башлаган мәлләрдә (беренче елны) ул гыйбадәтханәне булдыра алганның барысы белән дә тәэмин иткән. Мәскәүдән килгән иконописец билгесез авторның Николай Чудотворец иконасының һәр миллиметрын торгызган. Престолны һәм шәмдәлләрне Дорофей атакай алып кайткан. «Храмга барысы да булыша, Ходай һәркемгә сәламәтлек бирсен», - ди Михаил.
Ул үзе дә кул кушырып утырмый. Авыл халкы алып килгән иске люстралардан ике паникадило (православие чиркәвендә үзәк люстра, күп санлы шәм яки лампадалы яктырткыч) ясаган. Аларны бик кыйммәтле чын паникадилолардан аерып булмый. «Диварларга яктырткычларның бер өлешен элгәч, дүртесе калды, шуларның рожокларыннан паникадилолар җайладым да инде»,- ди ул. Иконалар өчен кысаларны (киотларны) да Михаил үзе ясый. Металл профильләр сатып алып, аларны үлчәме буенча кисә һәм алтын буяу сала. Шундый матур килеп чыга ки, кулдан ясаган дип уйламассың да.
Звонницаны булдыргач, аңа чаңны бер генә җырлатып күрсәтәләр дә, чаң кагучы (звонарь) булырга кушалар. Һәм ул ризалаша. Чаң яңгырату сәнгатенә ул бары тик ишетү һәм ритм тою сәләтләренә таянып өйрәнә. РУЭСта 9 ел элемтәче булып эшләгән һәм терәкләргә күп тапкыр үрмәләп караган 65 яшьлек пенсионер, звонницаның тар һәм биек баскычына да тиз менә.
Михаил вакытының күп өлешен храмга багышлый: «Тиздән өеңне дә онытырсың инде»,- ди хатыны Людмила. Әлбәттә, бу шаяру гына, чөнки ул үзе дә иренә ярдәм итә – гыйбадәт кылуларга просфоралар (ике өлештән торган түгәрәк ипи) сала, клироста җырлый.
-Әгәр иртән монда килеп дога кылмасам, өйдә берни дә эшли алмыйм, - ди Михаил. «Чиркәүгә бар, дога кыл, шуннан соң гына эш башла»,- дигән кагыйдә буенча яшим. Килгәч, барысы да тәртиптә булса, тынычланам. Гыйбадәтханә - минем икенче өем ул. Мин монда җиңеллек тоям, ул миңа яңа көч өсти,-ди Михаил.
Аның сүзләренчә, чиркәүдән ул бервакытта да баш тармаган. Чукындырганнан соң кигән тәресен бер дә салмаган. Совет чорында әлеге гамәл хупланмаса да, армиягә дә тәре тагып киткән. Ходайга ышану балачактан килә, Михаилны моңа әнисе һәм әбисе өйрәткән.
Чиркәү янындагы участок шактый киң. Чүп үләннәре үсмәсен өчен аны тырмалап (нефтьчеләр ярдәме белән) люцерна чәчкәннәр, койма буенда миләшләр утыртканнар.
Иске мәктәп янындагы янкорма (1969 елда төзелгән) чиркәү файдасына бирелгән. Бер сыйныфтан котельный ясаганнар, калган өчесе әлегә буш. Анда ризык пешерә торган һәм ашый торган бүлмәләр, шулай ук булачак руханига торыр урын булдырырга җыеналар. Әмма анда әле эш җитәрлек. «Бинаны тулысынча төзекләндерү өчен сигез миллион сум акча кирәк», - ди Михаил. Шунысы сөендерә, янкорманың түбәсе алыштырылган, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелган инде.
Чиркәүгә купель, пандус, керү төркемендә яңа култыксалар, баскычларына махсус келәмнәр кирәк. Кышын мәхәллә кешеләре таеп егылмасын өчен, Михаил әлегә гади келәмнәр җәеп тора.
Настоятель үзе бик аралашучан һәм тынгысыз кеше. Эшләрне җиренә җиткереп эшли: җирне техника белән тигезләргә, яки люкны алыштырырга кирәк икән - барысын да оештыра. Бервакыт авылда иконописецка түләр өчен иганә җыюны да булдырган. Көзен йортлар буйлап йөри һәм епархия өчен яшелчәләр җыя. Эше өчен янып-көеп тора Михаил, моны күреп – сизеп торган кешеләр дә битараф калмый. «Булдыра алганча тырышам, әмма үзем генә боларны башкарып чыга алмас идем. Кеше ярдәме күп тия, бигрәк тә урынбасарым Михаил Александрович Борисов (гаиләсе белән бергә) нык булыша. Уллары Валерий һәм Геннадий нефтьчеләрдә эшли, алар матди яктан да, техника белән дә ярдәм итеп торалар»,- ди ул. Тагын Михаил чиркәүнең баш хисапчысы Татьяна Горюшинаны атады. Ул исәп - хисап эшен алып барудан тыш, шәм лавкасы белән җитәкчелек итә һәм прачка вазыйфаларын башкара. Халык храм хакына бердәм команда булып эшли. Шуңа күрә Михаил «мин» сүзен сирәк куллана, күбрәк «без» дип сөйли. Без ясадык, без алып килдек, без булдырдык.
Шунысын әйтергә кирәк, храм белән җитәкчелек итү Михаилның бердәнбер вазыйфасы түгел. Ун ел элек авыл активистлары җыенында аңа зиратны караучы вазыйфасын йөклиләр. «Ике җирдә өлгерү җиңел түгел, - дип белдерде ул. -Алмашка кеше сораган идем, әлегә тапмадылар. Эшемне дәвам итәм, тотынгач - эшләргә кирәк», - ди ул.
Үз эшен ул «зур булмаса да, мөһим», дип атый. «Мин чаң сугучы да, завхоз, урам себерүче, җыештыручы да, кыскасы, техперсонал эшләренең барысын да башкарам. Миңа Георгий атакай болай ди: «Эшкә алындыңмы, булмый димә».
Әдәмсәлеләрнең гыйбадәт кыла торган җирләре булуына, үзенең бу эшкә өлеш кертүенә Михаил бик шат. «Чиркәүгә безнең авыл халкы гына түгел, башка авылларда яшәүчеләр дә үтеп барышлый кереп чыга. Дога укысак, җиңел булып китә, диләр. Гади генә авыл гыйбадәтхәнәсендә күңелләрнең кылларын тирбәтә торган тынычлык хөкем сөрә, диләр. Шөкер, чит җирләрдә яшәгән якташларыбыз авылга кайткач, чиркәүгә бара. Әдәмсәлеләр дә йөри, балаларын да алып киләләр. Шул ягы бар, әлегә барысын да ныклап ышануга әзер, дип әйтеп булмый. Әлбәттә, храмга рухани җитми, мин бит монда бары тик хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнәм»,- ди Михаил.
Соңыннан ул күптән түгел генә тышкы як диварга урнаштырылган Казан Изге Ана иконасын күрсәтте. Шундый ук икона Түбән Кама районының Борки авылы храмында урнаштырылган икән. Михаил шул авылга баргач, андый иконаны үз авылы чиркәвенә дә заказ биреп урнаштыру турында хыяллана башлаган.
Хыялы белән ул авылда туып-үскән Сергей Каяшов белән уртаклашкан. Ул исә андый иконалар Псковта эшләнгәнен белеп алган. Сергей әлеге иконага заказ биреп, аның өчен түләп, Әдәмсәгә үз гаиләсеннән бүләк буларак алып кайткан. «Хәзер чиркәвебезнең «йөзе» бар, - дип сөенә Михаил. Әлеге икона әллә кайдан ук күренә, сүз уңаеннан, ул Рус Православие Чиркәвендә иң хөрмәт ителгән иконаларның берсе»,- ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев