Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсә һәм Тубылгытау АҖ башлыклары яңа автомобильләр алган

Татарстан Конституциясе көнендә Казанда 100 яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды.

Татарстан Конституциясе көнендә, 6 ноябрьдә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Муниципаль берәмлекләре конкурсында җиңүчеләргә 100 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

«Без инде озак вакытлар безнең муниципаль берәмлекләргә ярдәм итәбез. Соңгы елларда 2,5 меңнән артык автомобиль ачкычлары тапшырылды. Минемчә, муниципалитетларда эшләүчеләр - безнең таянычыбыз. Алар авыл җирлекләрендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында 2010 елдан башлап ел саен үткәрелә.

Конкурс үткәргәндә муниципаль берәмлекләр түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнде:

-торак пунктлар саны, даими халыкның уртача еллык саны;

- җирлекнең салым һәм салым булмаган керемнәре;

- бер кешегә җыелган үзара салым акчалары суммасы;

-мөгезле эре терлекләрнең баш саны;

- җирлекнең бер кешесенә торак тапшыру;

- эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча республика һәм муниципаль программалар булу;

-гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү;

- җирлекне төзекләндерүгә тотылган акчалар суммасы;

-социаль-мәдәни һәм спорт чаралары саны.

Конкурста җиңүчеләр арасында Яңа Чишмә районының Әдәмсә һәм Тубылгытау авыл җирлекләре дә бар иде. «Лада-Нива» автомобильләреннән ачкычлар тапшыру тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә шушы җирлек башлыклары Альмира Нәҗметдинова һәм Фәнил Исмәгыйлов та катнашты.

-Мондый затлы бүләк өчен Президентыбызга һәм республика Хөкүмәтенә рәхмәт, - диләр җирлек башлыклары. – Бу безнең эштә зур ярдәм, килеп туган проблемаларны һәм мәсьәләләрне безгә оператив һәм сыйфатлы хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев