Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Дүрт яңачишмәле 40 мең сумнан артык суммадагы саву аппараты сатып алуга киткән чыгымнарны кайтарганнар

Субсидияләр район бюджетыннан бирелә.

Мондый ярдәмне шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы, өч һәм аннан күбрәк савым сыеры булган район халкы ала ала.

Субсидия күләме аппарат бәясеннән 50%ны тәшкил итә.

Алсу Кадыйрова сүзләре буенча, хуҗалыкта бу кадәр терлек булганда, диванда ятып кына тора алмыйсың. Көнгә берничә тапкыр малларны ашатырга, эчерергә, сыер саварга, ә җәйге чорда кышка азык запасы булдырырга кирәк.

«Безнең хуҗалыкта барлыгы 8 баш МЭТ бар. Саву аппараты белән эшләгәндә куллар армый, савым вакыты да кими. Моңа кадәр сыерларны кул белән саудык. Хәзер менә район аппарат сатып алган өчен 13 мең сум акчаны кире кайтарды. Бу ярдәм өчен рәхмәттән башка берни дә әйтә алмыйм», - дип белдерде Алсу Кадыйрова.

«Мондый ярдәм чарасы хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү өчен кабул ителде, алар чыгымлы, әмма зур икътисадый потенциалга ия, сөт җитештерү кебек эш белән халыкның мул тормышын арттырырга сәләтле», - ди район башлыгы Вячеслав Козлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев