Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Район яңалыклары

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

10 ноябрь - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Үзләренең һөнәри бәйрәмендә ЭЭБ хезмәткәрләре 10 айга үз эшләренә йомгак ясадылар, алдынгы хезмәткәрләрне билгеләп үттеләр, ЭЭБнең элекке хезмәткәрләрен котладылар һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алдылар.

Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы полиция подполковнигы Эдуард Жирнов район полиция бүлегендә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен нинди күрсәткечләр белән каршы алулары турында сөйләп үтте.

«Безнең бүлек гомуми җинаятьчелекне киметү юнәлешендә уңай динамикага ия. Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча 104 җинаять теркәлгән, бу узган елның шул ук чорына (АППГ) караганда 9,6% ка кимрәк (115) (ТР буенча +8,4%). Быел җинаятьләрне ачу күрсәткечләре дә яхшырды: ул 77,4% тәшкил итте (ТР буенча - 49,6%), бу АППГга караганда 4,2% ка артыграк (73,2%).

ЭЭМБнең шәхси составы, гражданнарның тыныч тормышын саклап, һөнәри бәйрәмне хезмәт постында каршылый.

Агымдагы елда җинаятьләрне ачу күрсәткечләре яхшырды: бүлекнең тикшерү төркеме составында Наталья Зайцева уналты ел тикшерүче хезмәтен башкара. Шулай ук агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча район юлларында ЮТҺләрнең кимүе теркәлгән. Монда ЮХИДИ инспекторларының һәм район ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция капитаны Евгений Михайловның та өлеше зур».

http://novoshishminsk.ru/images/uploads/ckeditor/png/5faa45f864005_Зайцева%202.png

Наталья Зайцева, ЭЭМнең Яңа Чишмә бүлеге тикшерүчесе

Наталья Түбән Камада туган һәм укыган. 2003 елда юрист белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын тәмамлаганнан соң, Наталья үзенең юридик белемнәрен полициядә сынап карарга булган.

Яңа Чишмә РЭЭБне очраклы гына сайламаган, Наташаның әти - әнисе Әдәмсә авылында туып үскән. Нәкъ менә алар аңа монда эш табарга тырышырга киңәш иткән.

- 2004 елда мине тикшерүче стажер буларак эшкә алдылар, - дип сөйли Наталья Зайцева. Һәм менә 16 ел инде мин тикшерү төркеме составында эшлим.

- Наташа, син үзеңнең беренче заданиеңне хәтерлисеңме?

- Әлбәттә. Беренче сәфәрем шәхси сектордан сарык урлау буенча җинаять урынына бару булды. Шул ук көнне җинаятьченең суыткычыннан сарык ите алынды.

- Ә иң авыры?

- Авыр эшләр күп булды. Әмма командада эшләп, авырлыклар җиңелрәк уза.

- Синең гаиләң бар, ул синең эшкә ничек карый?

- Ирем Дмитрий белән без ике бала үстерәбез – җиденче сыйныф укучысы Андрей һәм беренче сыйныф укучысы Ульяна. Көн саен диярлек эштә тоткарланырга туры килсә дә (кайчагында ял көннәрендә дә эшләргә туры килә), гаилә барысын да аңлый һәм барысына да ияләште. Тик бергә ял итсәк, без шәһәргә барып кинотеатрда, кафеда, аттракционнарда ял итәргә тырышабыз.

 

Евгений Михайлов, ЮХИДИ бүлеге начальнигы

Красный Октябрь мәктәбен тәмамлаганнан соң, Евгений һич икеләнмичә шофер яки механизатор булам, дигән. Аның әтисе - Владимир Михайлов һәрвакыт алдынгы механизатор булган, ә әнисе – авыл укытучысы үз улларына аны үрнәк итеп куйган.

Тик Кольск ярымутравында ракета гаскәрләрендә ике ел хезмәт иткәннән соң, Евгений үз фикерен үзгәртә, үз эшеңне теләсә кайсы өлкәдә намус белән башкару мөмкинлеген аңлый һәм полицейский һөнәрен сайлый.

2006 елда аны сак һәм конвоирлау бүлекчәсенә эшкә алалар, ә 2013 елда Евгений Михайлов ЮХИДИ бүлеге инспекторы була. Һәм менә 5 ел инде ул әлеге бүлекчәне җитәкли.

- Минемчә, юл хәрәкәте инспекторы теләсә кайсы ЮХКен бозуга карата, ә инде исерек шоферларга карата аеруча да килешмәүчән булырга тиеш.

ЮХИДИ бүлеге ике автомобиль, күчмә фоторадар комплексы һәм тулы күләмдә оргтехника белән җиһазландырылган. Безнең бүлектә тәҗрибәле хезмәткәрләр – Айрат Сатдаров, Раил Шәфигуллин хезмәт итә. ЮХИДИ бүлегенең ирекле ( вольнонаемный ) инспекторлары Валентина Кривошейкина һәм Наталья Сергеева  суд һәм суд приставлары хезмәтенә юллау өчен материаллар әзерләү белән шөгыльләнәләр.

- Евгений, син үзең 24 сәгать буе хезмәттә. Хәтта сирәк ял көннәрендә дә элемтәдә. Ә тормыш иптәшең һәм кызың моңа ничек карыйлар? Аларга синең игътибарың җитәме?

- Хатыным Юля минем өйдә сирәк булуыма күнеккән инде, ә менә кызым Валерия юксына. Ул икенче сыйныфта укый һәм кайчагында мәктәптәге уңышлары турында безгә телефоннан гына сөйләшергә туры килә.


Нет комментариев