Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

ЕДДСга нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Россиянең һәр муниципаль берәмлегендә бердәм дежур диспетчерлык хезмәте оештырылган — 112 (ЕДДС −112). Күпләргә үз районының ЕДДС-112 телефон номеры таныш (Яңа Чишмәдә 2-21-54), әмма аның ничек эшләве һәм аның хезмәткәрләренең бурычлары нинди булуы турында халыкның күзаллаулары бик төгәл булмаска да мөмкин.

Россиядә 112 номеры гадәттән тыш хәлләр булганда куллану өчен билгеләнгән. Әгәр дә сезгә гадәттән тыш хәл яки проблема килеп чыкканда, ашыгыч ярдәм хезмәтләре (янгын сүндерү, полиция, ашыгыч медицина ярдәме, авария хезмәте) ярдәме кирәк булса, 112 номерын җыегыз һәм сезгә ярдәм күрсәтеләчәк. Барлык очракларда да сезнең шалтыратуыгыз «112» хезмәтенең шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә эләгәчәк.

Бердәм 112 номерын стационар һәм теләсә нинди кәрәзле телефоннардан да җыеп була. Бу хәтта счетта акча һәм телефонда SIM-карта булмаган очракта да мөмкин. ЕДДС, беренче чиратта, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, шулай ук булган гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү өчен булдырылган. 

Кызганычка каршы, күп кешеләр, бу хезмәт турында тулысынча белмәүләре һәм хәлләрнең җитдилеген аңламау сәбәпле, әлеге номердан ялгышып файдаланалар. ЕДДСга аның компетенциясенә кермәгән байтак мөрәҗәгатьләр килә, бу, кагыйдә буларак, гражданнарның шәхси проблемалары. Шуны искәртәбез, ЕДДС түбәндәге хәбәрләр буенча җаваплар һәм мәгълүматлар бирми:

-Халык төрле оешмаларның, шәхси затларның, кәрәзле элемтә операторларының телефон номерларын хәбәр итүне сорый. Аларны белер өчен телефон белешмәлегеннән файдаланырга кирәк. Бу очракта, сезгә ашыгыч хезмәтләрнең стационар һәм кыска номерларын гына хәбәр итә алалар;

— гражданнарның башка шәхси проблемалары килеп чыкканда: краннан су агып торса, газны кабызып булмаса, канализация тыгылса, подъезддагы лампочка янмаса, күршеләрнең эте ычкынса, талпан тешләсә, телефон төзек булмаса, шәхси йорт яны территориясен кардан чистарту кебек үтенечләр һ.б., гражданнар тарафыннан шәхсән, хезмәт күрсәтүче оешмалар аша («Коммуналь челтәрләр», «Райгаз» һ. б.) яки хакимиятнең вәкаләтле белгечләренә мөрәҗәгать итү юлы белән хәл ителә. 

Ә авыл җирлегендә яшәүчеләргә авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ягъни, электр, җылылык, су белән тәэмин итү һәм су чыгару белән бәйле шәхси проблемалар килеп чыкканда, гражданнарга турыдан-туры ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга мөрәҗәгать итү күпкә дөресрәк булачак. Бу -проблеманы чишү процессын күпкә тизләтәчәк.

Кешеләр белән аралашканда конфликтлы ситуацияләргә аерым игътибар бирергә телим. Стресслы хәлдә кешеләр еш кына паникага биреләләр, нервланалар, кайвакыт безгә негатив белән очрашырга туры килә. Әгәр дә мәсьәләне шунда ук хәл итеп булмый икән, кешеләр үз ризасызлыкларын һәм агрессияләрен ЕДДС хезмәткәрләренә җиткерергә ашыгалар.

Үз фикерләрен әйтер, зарланыр өчен кешеләрдән байтак шалтыратулар килә. Әлбәттә, аларны тыңларга һәм тынычландырырга кирәк! Ләкин шуны белү мөһим: бу вакытта куркыныч янаган һәм хезмәтләрнең ашыгыч ярдәме таләп ителгән кешеләр безгә шалтырата алмаска мөмкин. Шунысын да искәртәсем килә, дежурлар һәм операторлар белән 112 номеры аша булган сөйләшүләр яздырылып бара. Шуңа күрә, бердәм дежур — диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, үзегезне конфликтлы кеше буларак күрсәтмәгез. Кеше теләсә нинди ситуациядә дә кеше булып калырга тиеш. Һәрбер проблема — ул вакытлыча гына.

Яңа Чишмәдә ЕДДСга 2-21-54 стационар телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев