Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

ЭЭМ ветераннары очрашты

Россия ЭЭМ нең Яңа Чишмә район бүлеге ярдәме белән район үзәгендә ЭЭМ ветераннары көненә багышланган тантаналы чара булып узды.


Ресторанда табын артында дусларча җылы аралашу булды, ветераннарны ЭЭМ бүлеге начальнигы Эдуард Жирнов, ЭЭМБ ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мохсинов һәм чарага чакырылган РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗевалар котлады.
23 ветераннан 19 ысы төрле тармакларда эшләвен дәвам итә һәм шуңа да аларның Лилия Хираҗевага сораулары бар иде. Ул исә яшь буенча өстәмә пенсия алу өчен ниләр кирәк булуын тәфсилләп аңлатты.
Эдуард Жирнов ветераннарга полициядә эшләү өчен яшь кадрлар сайлауда ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Шундый җылы рәсми булмаган чаралар ветераннар арасында да, шулай ук полиция хезмәткәрләре арасында да үзара бәйләнешне арттыра һәм бердәмлекне ныгыта.
Очрашу азагында барлык ветераннар да әлеге аралашуны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Вәлиҗан Мохсинов,
ЭЭМ бүлеге ветераннары Советы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев