Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Екатерина Бистәсендә МЭТләрнең баш санын саклап калганнар

Екатерина авыл җирлеге советының хисап утырышыннан

Утырыш эшендә Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов, җирлек советы депутатлары, җирле оешма җитәкчеләре катнашты, шулай ук авыл халкы да чакырылган иде.
Екатерина Бистәсе советы һәм башкарма комитетының 2023 елда башкарылган эшләре турында АҖ башлыгы Ольга Смурыгина мәгълүмат җиткерде.  

Ул үз чыгышында 2023 елда торак пунктта яшәүчеләрдән 8 мөрәҗәгать килүе һәм аларның барысы да үзвакытында хәл ителүе турында әйтте. 

  «2023 елда безнең Бистәдән контракт буенча хезмәткә 4 кеше китте, элегрәк чакырылган тагын алты егетебез дә лаеклы хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Быел безнең халык тарафыннан СВО зонасына гуманитар ярдәм күрсәтелде (300 мең сум акча җыйдылар, шулай ук азык-төлекләр, җылы киемнәр, медицина кирәк-яраклары, тәмәке җибәрделәр)», - дип сөйләде Ольга Смурыгина. 

АҖ башлыгы эшендә төп күрсәткеч - авыл халкына уңайлы тормыш шартларын өзлексез тәэмин итү: социаль учреждениеләренең эше, инфраструктураны үстерү, территорияне төзекләндерү. Бу максатларны хәл итү өчен торак пункт икътисадын ныгыту һәм үстерү кирәк. Җирле бюджет керемнәре салым һәм салымныкы булмаган керемнәрдән, шулай ук бушлай  һәм кире кайтарылмый торган акча күчерүләр хисабына формалаша. 2023 елда авыл җирлеге бюджеты 123 %ка үтәлгән.

Белешмә 

Екатерина авыл җирлеге территориясендә барлыгы 222 хуҗалык бар, шуларның 153е - Екатерина Бистәсендә. 

Екатерина Бистәсендә 395 кеше теркәлгән, шуларның 305е авылда даими яши.

АҖ территориясендә 1 бала туган, 13 кеше үлгән.

Халыкның хезмәт активлыгы

Авыл җирлеге территориясендә 226 баш МЭТ асрала, шул исәптән 111 сыер (бер елда 3643,8 ц сөт сатылган). Шулай ук хуҗалыкларда 132 баш дуңгыз, 70 сарык, 30 кәҗә, кош-кортлар да бар. Артык калган продукцияне халык ярминкәләрдә сата (шул исәптән Казанда да).     


Транспорт булу - халыкның иминлек күрсәткече булып санала.  Торак пунктта 211 җиңел машина, 5 йөк машинасы һәм 27 трактор теркәлгән. 

Үзара салым     

 2023 елда авыл җирлеге буенча үзара салым акчалары 97%ка җыелган. Барлык акчалар да билгеләнгән эшләрне башкаруга юнәлдерелгән. Кызыксынучылар үзара салым  буенча хисапларны АҖ сайтында даими рәвештә күрә ала.

Үз чыгышының ахырында Ольга Смурыгина 2024 елга куелган бурычлар турында сөйләде.  

Утырышта балалар бакчасы мөдире Ольга Скрябина һәм полициянең участок уполномоченные Динар Шәйхетдиновлар да чыгыш ясады.

Екатерина Бистәсе халкы суның сыйфаты, юлларны чистарту мәсьәләләренә кагылды, төлкеләрнең авылга һөҗүм итү проблемасы - иң актуаль проблемаларның берсе булды. 

Яңа Чишмә районында хәлләр торышы һәм республикадагы вазгыять турында Вячеслав Козлов мәгълүмат җиткерде. 

Ул екатериналыларга һәм АҖ башлыгына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, Екатерина һәм Яңа Иванаево халкының терлекчелек өчен авыр булган елда хуҗалыкларында МЭТның баш санын саклап кала алуын билгеләп үтте. 

Район башлыгы 2023 ел нәтиҗәләре буенча авылның иң актив кешеләренә үз исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды: аларга Ираида КОРОБОЧКИНА һәм Валентина МЕРКУРЬЕВАлар лаек булды.

Ольга Смурыгина Любовь БАДЯЕВАны нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе, намуслы хезмәте һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен АҖ башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте.

Павел һәм Любовь ХОРЬКОВЛАР, Юрий һәм Марина КИСЛОВЛАР гаиләләренә гыйбадәт кылу йортын ремонтлауда күрсәткән иганә ярдәмнәре өчен Екатерина авыл җирлеге башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Соңыннан авыл Советы депутаты, Яңа Иванаево мәдәният йорты директоры Юрий Киселевны туган көне белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев