Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Екатериналылар үзләренекеләрен ташламыйлар!

Екатерина Бистәсе халкы үз якташларына СВО зонасына гуманитар ярдәм илткәннәр.

Авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьков һәм Владимир Марининның гуманитар йөк җыю һәм якташларга СВО зонасына аны илтү турындагы үтенечне бөтен авыл халкы хуплаган. Сугышчыларга бортлы УАЗ, газ баллоннары, дизельле генераторлар, җылы әйберләр, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, коры душ, азык-төлек җыеп җибәргәннәр.

«Александр һәм Николай Финагентовларга, Александр Поляков һәм Евгений Тюляндинга гуманитар йөкне, кирәкле әйберләрне, алгы сызыкта солдатларга бик тә кирәк булган автомобильне китергәннәре һәм гуманитар йөк җыюны хуплап, ярдәм күрсәтүчеләргә дә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез», — дип язалар безгә сугышчылар.

Хәрбиләр өчен мондый ярдәм еракта калган туган якларыннан килгән сәлам ул. Алгы сызыкта көрәшкән кешеләр өчен ныклы тыл барлыгын белүдән дә мөһимрәк нәрсә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев