Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

“ЭкоЯз“ конкурсы

Район территориясендә төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында "ЭкоЯз" конкурсы игълан ителгән.

Конкурсның максаты - экологик культура һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру.
Конкурста район халкы һәм барлык оешмалар катнаша ала. Төзекләндерү, агачлар утырту, ККК-ын аерым җыю, сыерчык оялары ясау, экология дәресләре үткәрү, кече архитектура формалары оештыру һ.б. буенча үткәрелгән чаралар исәпкә алыначак.
Конкурс 5 номинациядә уза: "Эко мәктәп", "Эко гаилә", "Эко предприятие", "Эко бакча", "Эко авыл җирлеге". "Эко бакча", "Эко авыл җирлеге". һәм "Эко мәктәп" номинацияләрендә 1,2,3 урыннарны яулаучылар 7, 5 һәм 3 мең сум акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр, "Эко гаилә" номинациясендә җиңүче кеше 1 айга "Жемчужина" бассейнына 3 абонемент алачак, 2 урынны яулаучы - 2 һәм 3 урынны алучы 1 абонементка ия булачак. "Эко предприятие" номинациясендә 1 урын өчен бассейнга 5 абонемент, икенче урынга - 4 һәм 3 урынга ия булучы 3 абонемент алачак (бер айга).
Конкурс материаллары 2018 елның 15 маена чаклы район административ комиссиясе тарафыннан кабул ителә. Тел.: 2-31-43.
Җиңүчеләр һәр номинациядә 2 айлык нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк, аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев