Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Ел укытучысы» район конкурсының җиңүчеләре ачыкланды

«Ел укытучысы» һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.

Черемухово Бистәсе мәктәбенең сәнгать укытучысы Елена Данилова конкурста җиңүче, ә Зирекле лицееның математика укытучысы Люция Шакирова 2 урынга лаек булдылар. Алар Яңа Чишмә районы данын 17 февральдә конкурсның Спас районында узачак зона этабында яклаячаклар.

«Конкурста Яңа Чишмә районы мәктәпләренең иң яхшы 14 укытучысы катнашты. Жюри тарафыннан әлеге конкурста 3 нче урын Яңа Чишмә гимназиясенең математика укытучысы Илдар Салиховка бирелде. Чуаш Чабаксары мәктәбенең тарих укытучысы Сирин Җамалиев, Рус.Волчья мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзидә Җәләлетдинова, Екатерина Бистәсе мәктәбенең география укытучысы Марина Хорьковалар конкурс номинантлары булдылар.

Моннан тыш, жюри әгъзалары барлык конкурсантларның да кызыклы һәм эчтәлекле дәресләр күрсәтүләрен билгеләп үттеләр», - диде безгә мәгариф бүлеге методисты, гомумроссия мәгариф профсоюзының Яңа Чишмә территориаль оешмасы рәисе, жюри әгъзасы Ләйсән Нурхамәтова.  

Без Елена Даниловадан «Ел укытучысы» конкурсының район этабында җиңүче буларак үзен ничек хис итүе турында сорадык.  Ул болай дип җавап бирде:

«Һөнәри конкурста җиңүчеләр арасында булуыма бик шатмын. Мин үз коллегаларыма ярдәм итүләре өчен һәм оештыручыларга да рәхмәтлемен, чөнки мондый һөнәри конкурслар зур файда китерә: укытучыларны белем бирүдә яңа алымнар эзләргә стимуллаштыра һәм укучыларга шуларны кулланып белем бирергә этәрә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев