«Ел хатын-кызы» конкурсының зона туры узган
26 гыйнварда Спас районы Болгар шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дигән бәйгенең зона туры узган.
Анда Яңа Чишмәдә район этабында җиңгән биш кеше катнашкан.
«Хатын-кыз - ана» номинациясендә - Черемухово Бистәсеннән Нина Лапшина.
«Минем язмышым - минем һөнәремдә» номинациясендә - Черемухово Бистәсеннән Ләйсән Малолеткова.
«Хатын-кыз - лидер» номинациясендә - Ленино авылыннан Евгения Лаврова.
«Өченче яшь героинясы» номинациясендә -Зирекледән Мәймүнә Хәйретдинова.
«Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә - Әдәмсәдән Геннадий Котов.
Зона этабы нәтиҗәләре буенча дүрт конкурсант җиңүче булган. Аларны котлыйбыз һәм 8 Март бәйрәме алдыннан Казанда узачак конкурсның йомгаклау этабында уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев