Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "РИТЭК" АҖ генераль директоры урынбасары, "Тат РИТЭКнефть" ТПП директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов; ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром - Зюзеевнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин; "ТР буенча РФ Социаль иминият фонды региональ бүлеге" ДУ идарәчесе Рамил Гайзатуллин, район советы депутатлары, хезмәтләр, бүлекләр һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнашты.
Утырыш башланганчы район башлыгы Вячеслав Козлов Яңа Чишмә район Советына сайланган депутат - Екатерина АҖ башлыгы Александр Хорьковка таныклык һәм күкрәккә тага торган билге тапшырды.
Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барган утырышның көн тәртибендә мөһим 10 мәсьәлә тора иде, алар депутатлар тарафыннан карап тикшерелде һәм аларның һәрберсе буенча тиешле карарлар кабул ителде.
2017 ел өчен районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2018-2020 елларга бурычлар турында көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады. Информацияне тыңлаганнан соң район советы район башкарма комитетка түбәндәге тәкъдимнәрне кертү турында карар кабул итте:
- районның социаль-икътисадый үсеш стратегиясен тормышка ашыруда беренче чираттагы чаралар планын үтәү буенча барлык чараларны да күрергә;
- инвестицион активлык буенча эшне көчәйтергә;
- кече һәм урта бизнес үсеше өчен уңайлы мохит булдырырга;
- авыл җирлекләрен үстерүгә, халыкның мәшгульлек һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итәргә;
- авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруга булышлык итәргә.
Районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина "2018 елга һәм пландагы 2019-2020 елларга район бюджеты турында"гы доклад белән чыгыш ясады. Тубылгытау АҖ башлыгы Фәнил Исмәгыйлов, район Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова һәм район Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин өстәмә доклад ясаучы буларак чыгыш ясадылар.
Район Советы депутатлары тарафыннан 2018 елга район бюджетының төп сыйфатламалары расланды, аерым алганда, шуларның берсе - район бюджеты кереме һәм чыгымнарның прогноз ясалган гомуми күләме 409802,3 мең сум.
Яңа Чишмә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова 2018 елга район Советының перспектив эш планын раслау турында җиткерде.
"2018 елга һәм пландагы 2019-2020 елларга район бюджеты турында" Яңа Чишмә район Советы карарына (14.12.2016 ел) үзгәрешләр кертү турында тагын Людмила Завалишина хәбәр итте.
Район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темниковның "Район Уставына үзгәрешләр кертү турында"гы, район мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носованың "Район территориясендә мәдәниятне, сәнгать һәм музей эшен үстерүнең төп юнәлешләре турында", район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьеваның "Авыл яшьләре" программасын тормышка ашыру барышы турында", район төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Валентина Извекованың "Район территориясендә шәһәр төзелеше проектын төзүнең җирле нормативларын раслау турында" һәм район башкарма комитетында кадрлар секторы мөдире Любовь Савельевалар чыгышыннан соң шулай ук бертавыштан тиешле карарлар кабул ителде.
Төп мәсьәләләр буенча эш төгәлләнгәч, утырышчылар бүләкләү өлешенә күчтеләр. Гражданлык торышы актларын дәүләт теркәве системасын үстерүгә керткән зур өлеше, һөнәри осталык, үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлек һәм Россиядә ЗАГС органнарын булдыруга 100 ел тулу уңаеннан Акъяр АҖ башкарма комитеты секретаре Рәсимә Минабетдинова ТР МК ЗАГС Идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде; һөнәри осталык конкурсының зона этабын оештыру һәм үткәрүдә куйган хезмәте өчен район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякуповага ТР МК ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Республика комитетының ышанычлы вәкиле Анастасия Митько профсоюз әгъзаларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча актив эшчәнлек алып баруы өчен РФ дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт күрсәтүе хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты Мактау грамотасына лаек булды. Бүләкләрне Мөхәммәтвәли Хөснетдинов тапшырды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов"Нечкәбил - 2017" республика конкурсында уңышлы чыгыш ясаган Любовь Коновалова һәм Игит Мазманян гаиләсенә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Совет утырышыннан башка фотоларны безнең сайтта novoshishminsk.ru карый аласыз.
Лариса Федорова
Нет комментариев