Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Еронтьевларның җиде баласы - чын мәхәббәт җимешләре

Алтын туй юбилеен билгеләп үтү - һәр гаиләгә дә насыйп булмый

2 февральдә Яңа Чишмәдә яшәүче Леонид Михайлович һәм Нина Ивановна Еронтьевлар «алтын туйларын» билгеләп үтәчәкләр. Алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. 50 ел бергә гомер итү дәверендә гаилә 28 кешегә кадәр ишәйгән.

Тормышлары нидән башланганын, булачак тантананың төп геройлары - Нина апа һәм Леонид абый үзләре сөйли.

Леонид Еронтьев - Сосновка авылындагы ХХ партсъезд исемендәге колхозның алдынгы механизаторы - Яңа Чишмәгә килгәч, күркәм һәм мөлаем кызны күреп ала.

Волчья Бистәсендә яшәгән Нина Зубатова 1971 елның 1 гыйнварында Яңа Чишмәгә иптәше Нина Грылеваның туган көненә килә  - алар Казанда пешекче һөнәренә бергә укыйлар. Ә анда шаян егет - Леонид була. Сүз уңаенда, 17 яшьлек кызның армиядә хезмәт итүче егете булган һәм ул зәңгәр күзле Леонидны үзенә җәлеп итәргә һич тә уйламый. Кыз күңелле компаниядә озак  тормый: аны Яңа Чишмәгә эш белән килгән әтисе кереп ала һәм ул барысы белән саубуллашып китеп бара.

 Раштуа бәйрәменә Зубатовлар ишеген биш кеше шакыган - бары Нина гына хәлнең ни икәнлеген аңлап алган, ә аның әти-әниләре аптырашта калган. Егетнең әти-әнисе һәм аның туган апасы (Таня Беданина) Нинаны нәкъ менә Леонидның аңа тиң пар булуына ышандыра алганнар. Килешкәннәр болар. Ял көннәрендә егет өенә дә кермичә Волчья Бистәсенә, булачак хатыны янына «очкан» (ул вакытта Чистай техникумында механикка укыган). Ә инде шул ук елның 2 февралендә күңелле туйлар узгач, Сосновка авылы Волчья Бистәсе белән туганлашкан.

«Башта Леонидның әти-әниләре белән тордык, алар киң күңелле, ачык йөзле булдылар, тату яшәдек. Якында гына йорт бушагач, аны   безгә бирделәр. Олы балаларыбыз - Андрей, Оля һәм Саша Сосновкада тудылар. Андрей Яңа Чишмә мәктәбенә укырга кергән иде. Беренче сыйныфта укыган вакытта, мин аны каршы алырга өлгермәгән бер көнне, ниндидер малайлар улымны Студенецка төртеп төшергәннәр. Бу очрактан соң мин Лёнядан Яңа Чишмәдән фатир соравын үтендем, - дип сөйли Нина апа. – Ул алдынгы механизатор, район Советы депутаты булгач, бу мәсьәлә уңай хәл ителде. Шулай итеп, 1977 елдан бирле без әлеге өч бүлмәле фатирда яшибез. Гаиләбезгә дүртенче бала булып 12 яшендә ятим калган туган апамның кызы Зинаны алдык. Хәзерге вакытта Зина гаиләсе белән Бөгелмәдә яши, аның барысы да яхшы. Бишенче бала булып Ирина туды, 1984 елда Дима, ә 1987 елда без автоавариядә һәлак булган апамның ике яшьлек улы Денисны гаиләбезгә алдык».

Нина Ивановна бригадада пешекче булып эшләвеннән тыш, үзенең зур гаиләсен тәмле итеп ашатырга, фатирын да, балаларының киемнәрен дә чиста тотарга өлгергән.

- Ә менә монысы инде, җиңелләрдән булмады,- ди ул. «Күз алдыгызга китерегез әле, бусагада 9 пар аяк киеме тора! Без балаларны кечкенәдән үз әйберләрен тәртиптә тотарга һәм бар  җирләрне дә тиешенчә җыештырырга өйрәттек. Югыйсә, мин үзем генә өйне тәртиптә тота алмас идем. Без әле мал-туар да асрадык, шөкер, балалар  хуҗалык эшләрендә дә булыштылар», - ди Нина ханым.

Леонид Михайлович хатынының өч сезон буе аңа комбайнчы эшендә ярдәм итүе турында искә ала. Аңа хатыны гына түгел, уллары - Андрей, Александр, Дмитрий һәм Денис та булышкан. Алар ярдәме белән, Леонид Еронтьев һәр урып-җыю сезонында лидерлар бишлегенә кергәндер дә, мөгаен. Хәтта иске «Нива»да эшләп, күрсәткечләр буенча яңа «Дон»да эшләүче комбайнчыларны узып киткән. Эшләвенә карап, Леонид Еронтьевка «Котырган» («Бешеный») кушаматы биргәннәр, чөнки ул төшке аш вакытында да озак утырмаган, «перекур»га да вакытны сарыф итмәгән, гомумән алганда, эштә җитешсезлекләр булуына юл куймаган.

 «Ялкаулыкны яратмадым, чөнки зур гаиләмне ашатырга, киендерергә кирәк, киемнәрдән кала һәрберсенә бүләкләр дә ала идек. Хуҗалыгыбыз зур булды: сыер, сарыклар, дуңгызлар асрадык. Хезмәтне күп куйдык, шуңа күрә яшәвебез дә начар булмагандыр, дип уйлыйм. Аллага шөкер, балаларны да яхшы кешеләр итеп үстерә алдык  алар арасында ялкаулар юк. Балаларыбызның барысының да югары белем бирү йортларында уку мөмкинлеге булды, теләгәне - укыды, теләмәгәне – эшкә керде. Югары белемне Саша гына алды. Барысы да эш белән мәшгуль: Дима һәм Денис минем кебек үк, авыл хуҗалыгында эшлиләр, Андрей - нефтьчеләрдә, Александр - район башкарма комитетында, Зина - пенсиядә, ул гомере буе тимер юлда эшләде, Оля - балалар бакчасында эшли, Ирина, әнисе кебек, пешекче»,- ди ул.

«Ә менә бусы, кызларыбызның иң кечкенәсе  - Диана Дмитриевна була, - дип таныштырды безне яраткан оныгы белән Леонид абый.

Леонид Михайлович сүзләренчә, Диана Нина әбисенә охшаган.

 «Безнең булышчыбыз даруханәгә дә, кибеткә дә тиз генә барып кайта, безне дә карый ул - дип мактый аны бабасы. - Ул гына түгел, безне  барлык оныкларыбыз да ярата».

- Сез гел балалар һәм оныклар турында гына сөйлисез. Үзегез Һәм мәхәббәтегез турында да сөйләгез әле.

- Ә бу мәхәббәт түгелме, без аннан башка җиде бала  үстерә алыр идекмени?! – диләр җавап итеп ирле-хатынлы Еронтьевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев