Эш бирүчеләргә киңәш: «Элекке түрәләрне эшкә алганда ничек хата җибәрмәскә»
Чиновникны эшкә алырга теләгән эш бирүчегә нишләргә? Бу хакта безгә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева сөйләде.
- Еш кына эш бирүче элеккеге түрәне эшкә алу турында аның элек эшләгән ведомствосына хәбәр итми, гәрчә моны эшләргә тиеш булса да. Хезмәт кодексының 64.1 ст. нигезендә компаниягә яңа эшкә алынган чиновникның элек эшләгән дәүләт яки муниципаль хезмәт урынына бу хакта хәбәр итү өчен 10 көн вакыт бирелгән. Моны (хәбәрнамә җибәрү юлы белән) элеккеге түрә оешмага гражданлык-хокукый килешү буенча хезмәт күрсәткән һәм аның хезмәт хакы 100 000 сумнан артык булган очракта эшләргә кирәк, - дип аңлата Ирина Лобачева.
Әлеге хәбәрнамә нидән гыйбарәт?
- Документта барлык детальләрне - фамилиясеннән башлап, эшкә алынган кешенең вазыйфаи бурычларына һәм эшкә кабул итү турындагы боерык номерына кадәр күрсәтергә кирәк.
-Законны үтәмәгән өчен ниләр яный?
- Хокук бозу очрагы иртәме-соңмы ачыкланачак, мәсәлән, прокуратура тарафыннан планлы тикшерү вакытында. Мәгълүмат бирү тәртибен үтәмәгән өчен адм. җәза каралган: вазыйфаи затлар - 50 000 сумга кадәр, компания - 500 000 сумга кадәр штраф түлиячәк.
-Мондый процедура ни өчен кирәк?
- Дәүләт алдагы (дәүләт структурасы) һәм хәзерге (компания) эш бирүчеләр арасында мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау өчен дәүләт хезмәткәрләренең яңа эш урыннары турында белергә тиеш. Мәнфәгатьләр конфликты бармы-юкмы икәнлеген түрә элек эшләгән урында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия хәл итә, алар һәр яңа билгеләнеш турында җентекләп фикер алышалар. Әгәр комиссия тикшерү үткәргәннән соң мәнфәгатьләр конфликты барлыгын ачыкласа, оешманы элеккеге дәүләт хезмәткәрен эштән чыгарырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.
-Элеккеге түрә үзенең яңа эш урыны хакында кайсы чорда хәбәр итәргә тиеш?
- Хәбәр итү вакыты түрәне дәүләт хезмәтеннән азат иткәннән соң беренче ике елны күздә тота.
Яңа Чишмә районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев