Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Эш уңышлы башланды

2017 елның 1 мартыннан Яңа Чишмәдә "Экосервис" компаниясе төркеменә керүче "Чиста шәһәр" ҖЧҖ каты көнкүреш калдыкларын (ККК) җыю, ташу һәм утильләштерү буенча үз эшен башлап җибәрде.

- Чынлап та 2-3 көндә ҖЧҖ эшчеләре тарафыннан барлык контейнер мәйданчыклары һәм шул тирәдәге территорияләр чистартылды. Якын араларда иске контейнерлар педальле евроконтейнерларга алыштырылачак, шулай ук КККны аерым җыю да (селективный) көйләнәчәк.
1 марттан "Чиста шәһәр" ҖЧҖ-гә 6 кеше эшкә урнаштырылды, ягъни яңа эш урыннары булдырылды. Халыкка хезмәт күрсәтү буенча эшләр уңышлы башланды.
"Чиста шәһәр" ҖЧҖ учреждение һәм оешма җитәкчеләренә законда каралган таләпләргә туры китереп ККК-ны чыгаруга һәм утильләштерүгә килешүләр төзү кирәклеге турында җиткерә.
Килешүләр төзү мәсьәләләре буенча Яңа Чишмә Бердәм исәп-хисап үзәгенә "Чиста шәһәр" ҖЧҖ вәкиле Н.А.Пузиковага мөрәҗәгать итәргә кирәк (тел.: 2-25-31).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X