Реклама
Район яңалыклары
Эшлекле атна
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада кайбер мәсьәләләр каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәров кабельле (һава) элемтә һәм электр линияләрен махсус коллектор каналларына (алар һавада түгел, җир астында булырга тиеш) күчерү буенча эшнең торышы турында сөйләде. Эш башланган, тик башкарасы...
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада кайбер мәсьәләләр каралды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәров кабельле (һава) элемтә һәм электр линияләрен махсус коллектор каналларына (алар һавада түгел, җир астында булырга тиеш) күчерү буенча эшнең торышы турында сөйләде. Эш башланган, тик башкарасы эш әле байтак.
Ул шулай ук кышкы чорда гамәлдә булган "Буран" программасы турында мәгълүмат җиткерде, биредә юлларны, торак пунктларны кардан чистарту, барлык хезмәтләрнең кизү торуын оештыру буенча чаралар (планы) эшләнгән.
Яңа Чишмә авыл җирлеге хәрби учет өстәленең әйдәп баручы белгече Алексей Мельников армиягә чакырылу барышы турында сөйләде. План буенча 37 егет чакырылырга тиеш булып, 12 егет армиягә озатылган, хезмәттән качып йөрүчеләр - 16 кеше.
Район башлыгы Вячеслав Козлов торак пунктларда очрашу барышында күтәрелгән мәсьәләләргә тукталды, болар - урамнарны яктырту, юллар торышы (алар контрольдә), сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгы һәм "хәбәрдарлык тартмалары"ннан алынган хатлар турында иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев