Реклама
Район яңалыклары
Эшлекле атна
Район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. 12 ноябрьдә Казанда үткән ярминкә турында район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов сөйләде. Ярминкәдә 6 тоннага якын ит, сөт ризыклары да байтак сатылган, оештыру һәм бизәү эшләре югары дәрәҗәдә булган. Барлыгы 1,1 млн. сумлык...
Район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.
12 ноябрьдә Казанда үткән ярминкә турында район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов сөйләде. Ярминкәдә 6 тоннага якын ит, сөт ризыклары да байтак сатылган, оештыру һәм бизәү эшләре югары дәрәҗәдә булган. Барлыгы 1,1 млн. сумлык товар сатылган. Киләсе сәфәр 26 ноябрьдә булыр дип көтелә. Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова сайлауларга хәзерлек барышы, булачак яңалыклар белән таныштырды (тәфсилләбрәк шушы ук биттән укый аласыз).
Социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова инвалидларга хәрәкәтләнү, аралашу һәм тулы канлы тормыш алып бару өчен шартлар тудыруны үз эченә алган "Үтемле мохит" Программасының үтәлеше хакында мәгълүмат бирде. Районда 1446 кеше инвалид, шуларның 59-ысы коляскада.
Бүлек начальнигы Нина Иванова муниципаль заказларны урнаштыру турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев