Эшлекле атна
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова үткән шимбә көнне район үзәгендә үткән ярминкә турында (газетабызның киләсе саныннан укый аласыз) мәгълүмат җиткерде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлсинә Мөбәракшина ноутбуклар алган район педагогларының эше...
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова үткән шимбә көнне район үзәгендә үткән ярминкә турында (газетабызның киләсе саныннан укый аласыз) мәгълүмат җиткерде.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлсинә Мөбәракшина ноутбуклар алган район педагогларының эше турында сөйләде. Кайбер укытучыларның эше сүлпән бара. Интернет челтәрендә өзеклекләр булгалый, кайчагында тизлек бик акрын, бу эшне яктыртасы бар, дип билгеләп үтелде.
"Кристалл" ИК начальнигы Петр Нестеров коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең торышы хакында (тәфсилләбрәк газетаның киләсе санында) сөйләде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов терлекләрне кышкы араннарга күчерү һәм сөт хәзерләү мәсьәләләренә тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев