Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Эшләр активлаштырыла

19 сентябрьдә август аена ясалган районның финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләрен яктырткан киңәшмә узды.

Киңәшмә башланганчы район башлыгы Вячеслав Козлов Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы Любовь Котованы туган көне белән котлады, аннан киңәшмәдә катнашучыларга сайлауларны актив үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлауларга хәзерлек, үткәрү һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләде, аннан киңәшмәне дәвам итеп сүз финанс палатасы рәисе Людмила Завалишинага бирелде.
-8 айда керемнәр буенча Яңа Чишмә районының берләштерелгән бюджеты 314,7 млн.сумга (68,7 процентка) үтәлде. 15 авыл җирлегенең тугызысы үз керемнәр җыю планын үти алды. Тубылгы Тау, Екатерина, Яңа Чишмә, Акъяр, Красный Октябрь, Буревестник АҖ-дә генә план 48-66 процентка үтәлде.
Аның чыгышында җир һәм милек салымнары җыю срогы төгәлләнергә ай ярымлап вакыт калуы, шунлыктан халык белән эшләүне активлаштыру зарурлыгы телгә алынды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева хосусыйлаштыру төгәлләнергә 5 ай гына калып баруын искәрде, районда исә 115 фатир әлегә хосусыйлаштырылмаган икән. Яңа Чишмәдә 97 фатир, Красный Октябрьдә - 8, Архангел һәм Черемухово Бистәләрендә - өчәр, Волчья Бистәсе, Екатерина, Петропавел Бистәләрендә һәм Ленино авылында берәр фатир хосусыйлаштырылмаган. Ул шулай ук 305 буш бакчаның 263-е файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте, тик буш торучылары да байтак (42): Буревестник АҖ территориясендә - 10, Екатерина Бистәсендә - 8, Черемуховода - 7, Акбүредә - 5, Чабаксарда, Яңа Чишмәдә - дүртәр, Зирекледә - 3 һәм Шахмай АҖ-дә - 1.
Авыл җирлекләрендә булган буаларга паспорт ясату эшләре алып барыла. 8 ай йомгаклары буенча юл картасы планының үтәлеше турында Ленино авыл җирлеге башлыгы Виктор Веретенников сөйләде.
-АҖ территориясендә 840 кеше яши, шуның 364-се эшкә яраклы, 61 кеше бюджет өлксендә, 56-сы - авыл хуҗалыгында, 76 кеше - промышленностьта, 12 кеше - хуҗалык исәпле учреҗдениеләрдә, 48-е - сәүдәдә, 30 кеше - шәхси эшмәкәр һ.б., 35 кеше - хосусый хуҗалыкта, 46 кеше районнан читкә чыгып эшли.
8 айда халык 2 млн. 86 мең сумлык 13 ШЯХ кредиты алды.
Бу чорда гаилә фермалары оештыручы булмады. Мөгезле эре терлекләр саны исә 14 башка, сарыклар 30 башка, дуңгызлар 41 башка (яшь терлекләр сатып алу хисабына) артты.
Гражданнарның яшәү шартларын яхшырту өчен авыл эчендәге юлларны төзәтү һәм салу эшләре (1 млн.сумлык) башкарылды, суэтем дамбасы төзелде, 84 кв.м мәйданлы бер торак йорт файдалануга тапшырылды.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев