«Факел» лагере: ял итүчеләр янында бер көн
Корреспондентның җәйге балалар сәламәтләндерү лагерына килгән көндә беренче сменаның 13 нче көне иде
Без "Лямзиклар көне«нә эләктек, бу көнне лагерь территориясендә бер генә урынга да шаярту валютасы купюрасын («лямзик») күрсәтмичә керү мөмкинлеге юк икән.
Түбән Кама ЧОП хезмәт-кәрләреннән торган КППга да, ашханәгә дә, душ һәм бәдрәф бүлмәләренә дә, торак корпусларга да, ял итү өчен чатырларга да һ.б. урыннарга да ансыз керү юк. Боларның барысын да ял итүчеләр арасыннан бай «бизнесменнар» «сатып алган», алар иртән үк эшмәкәрлеккә лицензияләр бирелгән чатырга барып җитәргә өлгергәннәр булып чыкты.
Нәкъ менә аларның «кешеләре» объектларга керү өчен «түләү» җыйганнар: чатыр — 50 лямзик һәм ашханәгә дә шул чаклы.
Корпусларның берсендә кызлар үз эшләрен ачканнар: массаж һәм косметик процедуралар белән spa-салон. Бәяләр бик кыйммәт түгел, 100-150 лямзик, аның каравы «чаевые» дигәне бар.
Шуңа бәйле рәвештә өлкән вожатый Александра Зубова янында лямзиклар тулы тартма белән аларны эшләп алырга теләгән кыю малайлар әрле-бирле йөреп тора. Алар аны бер-бер артлы туктатып «Эш бирегез! Теләсә нинди эш бирегез! Эш табыгыз, зинһа-а-ар өчен! Тизрәк! Барысын да эшлибез, чистартабыз, юабыз!», дип кенә торалар.
Ә эш һәрвакыт вожатыйдан табыла: үз бүлмәсендәге тәрәзәләрне юарга, идәнне яки территориядәге сукмакны себерергә, чәчәк түтәлләрен утарга, чүп-чар җыярга, газоннардагы үләннәргә су сибәргә.
Башкарылган эшне кабул иткәннән соң, вожатый «хезмәт хакы» түли. «Эш» табудан өметсезлек кичергәннәре әти-әниләренең тәм-томнарын «эшкә җигеп» уңышлыракларыннан лямзиклар сатып алдылар. Монда иң мөһиме, көн буена җитәрлек лямзиклар туплау. Кем әйтмешли, яшәргә телисең икән, әйләнә дә бел. Кайберәүләре сок яки конфетны отышлы итеп сата алуларына шатландылар.
Балаларның хезмәт активлыгы «Эшмәкәр булырга телисеңме, бул!», дигән девиз белән тагы да активлашты. Лагерьда барысы да эш белән мәшгуль иде. Балаларга хезмәт үрнәген хәтта лагерь начальнигы Станислав Савельев та күрсәтә, ул газон чаба (сер итеп кенә әйттеләр: бусы да лямзиклар өчен).
— Бу көнне балалар аеруча да яраталар, алар уенга бик теләп кушылалар, — дип сөйли Александра. Инде «Индеец көне», «Мамонт көне», «Физкультурачы көне», «Су сибү көне» узды. "Беренчеләр хәрәкәте көне«ндә балаларны волонтерлык эшчәнлеге, Эшмәкәрләр көне алдыннан бизнес нигезләре белән таныштырдык. Физкультура дәресләре актив уза. Бигрәк тә балалар волейболны яраталар. Командалар аны һәр кич уйныйлар. Бер тапкыр хәтта су волейболы оештырдык. Ярышларда, конкурсларда җиңүчеләргә һичшиксез призлар тапшырабыз. Бик эссе булганда, батутны күбекле су белән тутырабыз, балалар бу күбектә рәхәтләнеп күңел ачалар. Әлбәттә, барысын да берьюлы җибәрмибез, югыйсә батут шартлаячак, ә дүртәр — бишәр кеше генә.
— Миңа конкурслар, уеннар, бигрәк тә спорт уеннары бик ошый, — дип сөйли Яңа Чишмәдән Амин Хаджиев.
Беренче сменада аерым корпусларда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр: йөзүчеләр һәм футболчылар ял итә. Күңел ачуларга да, чараларга да йөриләр, күнегүләр турында да онытмыйлар. Ике тренер да лагерьда: Сергей Финагентов — физрук һәм Станислав Савельев — директор. Лагерьда иртә зарядкадан башлана, зарядкага балаларны махсус җыр чакыра. — Аннары линейка, анда лагерь әләме күтәрелә, Россия һәм Татарстан гимннары тыңлана. Кич белән дә линейка — бу юлы инде әләмне төшерәләр.
Лагерь хәзер тулысынча җиһазландырылган: кайнар сулы душ бүлмәләре, теләсә кайсы вакытта юынырга мөмкин, бәдрәфләр яхшы, заманча төзек ашханә, җиһазландырылган кухня.
Хәзер биредә 75 бала ял итә. Быел 4 урынына 6 торак корпус, һәркайсында бер отряд урнаштырылган. Урыннар саны, медпункт һәм директорлар кабинетын башка биналарга күчерү хисабына, арткан.
— Медпункт һәрвакыт ачык. Балаларга медик Марина Урядникова хезмәт күрсәтә. Әгәр балада ОРВИ билгеләре табылса, башка балалар белән элемтәне булдырмас өчен, изолятор бар. Сәламәтлек турында зарланулар юк, нигездә, тырналулар белән мөрәҗәгать итәләр, чөнки аларның энергиясе бик көчле, күп йөгерәләр һәм сикерәләр. Кайвакыт тешләре сызлап киләләр. Июнь төннәре салкын иде, ләкин беркем дә йөткермәде. Бу очракта күпләр өйдән өстәмә җылы одеяллар алып килгән иделәр.
Александра белән берничә балалар бүлмәләренә кергәч, монда тәртип һәм уңайлы температура булуын күрдек.
Коридорда су салынган кулер бар. Балаларга көн саен пластик стакан бирәләр. Идәннәрне техничка юа, ә себерү кебек эшләрне, тәртипне егетләр үзләре саклый. Ашханәгә керү урынында да «швейцар» кизү тора. Александра, аңа: "Узарга рөхсәт итегез, мин сезгә соңыннан ("лямзик"ны күз уңында тотып) түләрмен«, — дигәч, эчкә үттек. Ашау өчен өстәлләрне әзерләү һәм аннан соң аларны сөртү — ял итүчеләр — дежурныйлар тарафыннан башкарыла.
Яңа Чишмә гимназиясенең мәктәп ашханәсеннән аш-су осталары: Галина Савельева, Марина Ерохина, хуҗалык мөдире Кристина Скворцова, ашханә хезмәткәре Гөлүсә Шәйхетдинова көненә 5 тапкыр ашаталар, үз эшләренә җаваплы карыйлар, шуңа күрә балалар тук, канәгать һәм кәефләре дә шәп. Балалардан сорашканнан соң, алар барысы да бер тавыштан: «Яхшы ашаталар!», дип җавап бирделәр.
— Меню төрле, көн саен үзгәрә, — ди Александра, — пылау, балык белән котлетлар, тавык ите белән пюре, төрле ашлар: борчак, борщ, щи. Апельсин, алма, яңа өлгергән кыяр, помидор бирәләр. Төрле эчемлекләр дә була. Балаларга барысы да ошый.
Аралашучан Александра лагерьда беренче тапкыр вожатый булуын әйтте. Ул әле генә КИУ колледжының "юриспруденция«белгечлеге буенча 1 курсын тәмамлаган. Монда акча өчен түгел, ә балалар өчен килүен, чөнки алар белән эшләргә яратуын сөйләде. Балаларның аңа ничек тартылуын күреп, Александраның зур педагогик таланты барлыгын тоясың.
Алда әле балаларны тагын бик күп кызыклы нәрсәләр көтә: «Пародияләр көне», «Халыклар көне», «Яшерен дус көне», кич утырулар Һ. б.
Лагерьда чараларга бай тормыш дәвам итә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев