Финанс мәсьәләләре каралды
Район авыл җирлекләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләре буенча киңәшмәдә бюджет үтәлеше, энергоресурсларны куллану, керемнәр дәрәҗәсе һ. б. мәсьәләләр каралды.
Алдагы киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше турында район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Ольга Лаврентьева мәгълүмат бирде. Мәсьәләләр, нигездә, хәл ителгән.
4 ай эчендә районның консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Наталья Завалишина сөйләде. Керемнәр буенча ул 320,4 млн. сум күләмендә үтәлгән, ә еллык план 629,3 млн. сум тәшкил итә (үтәлеш - 51%). Салымнар 90,4 млн. сумлык күләмдә (49%) кергән. 2021 ел дәрәҗәсенә карата керемнәр 21 млн. сумга арткан (нигездә, НДФЛ хисабына).
Авыл җирлекләренең керемнәре 21,6 млн. сум тәшкил иткән, бу - еллык планның (45,3 млн. сум) 48 проценты. Биш АҖ - Шахмай, Екатерина Бистәсе, Азеево, Ленино һәм Тубылгы Тау керемнәр буенча планны үтәмәгән, бу салым белән бәйле керемнәрнең төп өлеше икенче яртыеллыкта көтелүе белән аңлатыла.
Район бюджетында чыгымнар еллык план 672,6 млн.сум булганда 330 млн. сум тәшкил иткән (49%).
Авыл җирлекләренең чыгымнары - 23,9 млн. сум, план буенча алар 73,7 млн. сумны тәшкил итә (чыгымнарның түбән үтәлеше аларны санкцияләү белән бәйле, ягъни беренче чиратта кирәк булмаганнары өчен әлегә түләү юк).
4 айда газ куллану күләме 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 58,8 мең кубометрга кимрәк, ә менә электр энергиясен куллану узган ел дәрәҗәсеннән 7,4 мең кВт-ка күбрәк.
Чыгыш ясаучы шулай ук район һәм авыл җирлекләре буенча дебитор һәм кредитор бурычларының суммаларын да әйтеп үтте.
Аннан соң җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкованың муниципаль милекне исәптән төшерү һәм сату, аны баланска кую турындагы мәгълүматы тыңланды.
Красный Октябрь авыл җирлегендә хезмәт ресурсларының балансы турында җирлек башлыгы Владимир Захаров сөйләде. Җирлектә 611 кеше яши (прописка буенча -733 кеше). Эшкә яраклылар - 449 кеше, шуларның 368е – икътисадта, 34е - студентлар, 47се - эшләмәүчеләр (шул исәптән 27 хуҗабикә дә). Авыл хуҗалыгында - 112, бюджет учреждениеләрендә - 36, нефтьчеләрдә - 38 кеше хезмәт куя, башка тармакларда 47 һәм районнан читтә 135 кеше эшли. Авыл җирлегендә үзмәшгульләр саны - 35 кеше. 2022 елга керем салымын җыю буенча план - 487 мең сум тәшкил итә, 4 айда шуның 45%ы -198 мең сум акча бюджетка кергән инде.
Киңәшмә ахырында Вячеслав Козлов барлык АҖ башлыкларына да салымнар керүгә җентекле исәп -хисап алып барырга һәм үз җирлекләрендә хезмәт ресурслары балансын даими анализларга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев