Физик затларның тракторларына техник караулар башланган
Яңа Чишмә районы авыл җирлекләрендә, расланган график буенча, физик затларның тракторларына, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник караулар башланган.
2024 елның 13-15 маенда Акъяр һәм Шахмай авыл җирлекләрендә техник караулар үткәрелгән. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, яктылык приборларының төзек булу-булмавы, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча беренчел чаралар белән комплектлану, теркәү документлары һәм хуҗаларында тиешле категорияле тракторчы — машинист таныклыклары булуы тикшерелгән. Узган елда Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелгән.
Рәис Хисмәтуллин - Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев