Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Физик затларның тракторларына, үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник караулар ахырына якынлаша

2024 елның 23-29 маенда техник караулар Чуаш Чабаксарында, Петропавел һәм Екатерина Бистәләрендә узды.

Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзек булуы, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, теркәү документлары һәм хуҗаларында тиешле категорияле тракторчы — машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Шулай ук узган елда Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Расланган график буенча техник караулар тәмамлангач, техниканы эксплуатацияләгәндә, шул исәптән ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе һәм ГАИ хезмәткәрләре катнашында рейд тикшерүләре башланачак. Техник карауларны узмаган килеш төзек булмаган техникадан файдаланган өчен,  хуҗалар РФ КоАПның 9.3 ч.-дә каралган административ җәзага тартылачак. Шуңа күрә хуҗаларның һәркайсына техниканы еллык техник карауларга вакытында тапшырырга кирәк.

Рәис Хисмәтуллин - Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев