Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Фронттагы какшамас кардәшлек

Яңа Чишмә РҮХ табиб-терапевты Нурия Билалова фронтовик - әтисенең хатер-хатирәләрен язып алган һәм бүген без аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Әтием Билалов Нуртдин Нуриәхмәт улы 1943 елның гыйнварында фронтка мобилизацияләнә. Танкист-радист булып хезмәт итә, өстәмә рәвештә тәрҗемәче вазыйфаларын да башкара, чөнки немец телен камил белгән (Волга буе немецлары белән дус булу моңа ярдәм иткән).

Ул Маршал Василий Чуйков җитәкчелегендәге 8 нче гвардия армиясе составында 170 танк бригадасында сугышкан. Аның 4 хәрби бүләге бар: «Батырлык өчен», «Будапештны алган өчен», «Венаны алган өчен» һәм «Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңгән өчен».

Әтием аралашучан һәм ачык күңелле кеше, төрле милләт солдатлары белән җиңел генә дуслаша торган булган. Әмма, шул ук вакытта үзенең туган татар телен бик сагынган. Һәр солдат өчен үз туган телендә сөйләшү бик сөенечле, ә инде якташы белән җырлап алса, бигрәк тә.  Бу солдатның күңелен эретеп, көч биреп торган. Ләкин бу һәрвакытта да шулай булмаган.

Әгәр дә берәр таныш булмаган солдат «Здравствуйте» урынына «Сәлам» дип исәнләшсә, аны әтием янына җибәргәннәр.  Аңа бу хакта шаяртып хәбәр иткәннәр: «Билалов, сиңа славян кардәшең килде» дигәннәр.

Әти сөйләве буенча, фронтта барлык милләтләр дә зур хөрмәткә лаек, алар барысы да данлыклы сугышчылар һәм яхшы иптәшләр булган. Төрекмәннәр, әзербайҗаннар, үзбәкләргә сокланганнар, алар кем булсалар да - разведчикмы, шофермы яки артиллеристмы, үз эшләрен оста итеп башкарганнар. Өстәвенә, дөге ярмасыннан телеңне йотарлык солдат боткасы әзерли белгәннәр (минем аңлавымча, алар пылау пешергәннәр).

Якутлар һәм тувалыларга солдат халкының аеруча да исе киткән - алар төгәл итеп ата белүләре белән дан тоткан. Солдатлар үзара аларны мергеннар дип йөрткән. Атаклы снайперлар булсалар да, аларның холыклары гади булмаган. Оста аучылар һәм укчылар солдат формасын киюдән баш тартып, үзләренә ничек җайлы, шулай киенгәннәр, чөнки аларга озак вакыт дәвамында салкын җиргә ятып, дошманнарны көтәргә туры килгән. Аякларына гади итек тә, киез итек тә түгел, ә аю яки юлбарыс тиресеннән тегелгән унтыларын кигәннәр.

Фашистлар мондый снайперларны аулый торган булганнар һәм алар артыннан үзләренең этләрен җибәргәннәр, ләкин этләр куркып калганнар, чөнки алар бары тик ерткыч исен генә сизгәннәр.

Җиңү көнен әтием Эльбада каршылаган - анда безнең солдатларның америкалылар белән очрашуы булган.  Әтием шунда беренче тапкыр кара тәнле Африка кешесен күргән - ул да танкист булган. Башта ул аны корым белән пычранган дип уйлаган һәм юыныр өчен аңа үзенең сабынын тәкъдим иткән.

 Шул кешенең хезмәттәшләре көлеп, аның Африка кешесе икәнен аңлатырга тырышканнар, әтием ышансын өчен, хәтта, күлмәген дә ычкындырганнар һәм күлмәк астыннан шундый ук кара гәүдә күренгән.  Әлеге солдат үзе дә уңайсызланган, ләкин әтием аңа: «Син дә камрад һәм без фашизмны бергәләшеп җиңдек», дигән. Шуннан соң кара танкист әтигә мяталы америка сагызын биргән.

Әти 1949 елда демобилизацияләнгән, ә моңа кадәр Көнбатыш Украинада булган, анда аңа Украина нацистлары һәм бандерачылар белән көрәшергә туры килгән, ә алар исә үзләренең рәхимсезлеге белән немец эсесовчыларыннан калышмаган.

 Әти сөйләгәнчә, сугыш - кешелекнең иң куркыныч бәласе. Алар шушы сугышта бер-берсенең фидакарь хезмәте, какшамас кардәшлекләре ярдәмендә исән калганнар: «Үзең үлсәң дә, иптәшеңне коткар» дигән гыйбарә анда нык булган.

Әтием ике тапкыр яраланган, госпитальдә яткан һәм һәр очракта да аны сугыш кырыннан иптәшләре алып чыккан.

Бөек Россия халыкларының сугышчан какшамас кардәшлеге әнә шундый булган.

#МойГеройМоясемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев