Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Гаҗәеп китап дөньясы: Шахмай музеенда «Халыкара балалар китабы көне» булып узган

3 февральдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә булып үткән.

Бу хакта редакциягә музей филиалы мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.
«Китап - безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап - ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Китапларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.
3 апрельдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән әлеге бәйрәм турында әңгәмә узды. Укучылар балачакта әти-әниләре укыган әкиятләр турында сөйләделәр, бергәләп иң танылган балалар язучыларының китапларын укыдылар. Балалар белән бергәләп әкиятләр уку - кызыклы маҗара, чөнки ул олыларны да үзе белән әкияти дөньяга алып кереп китә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев