Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Гаиләдәгечә сөйләшкәннәр: Яңа Чишмәдә район башлыгының студентлар белән очрашуы узды

25 гыйнварда, Россия студентлары көнендә район мәктәпләрен тәмамлаучылар РМЙда район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашуга җыелдылар.

Әңгәмәнең темасы студентлар өчен дә, район өчен дә актуаль, аның максаты – һөнәр алганнан соң аларны үз районнарына җәлеп итү өчен студентлар белән элемтәләрне ныгыту.

Район башлыгы үзенең студент еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты, районга килгән яшь белгечләргә матди ярдәм турында сөйләде. Район аларны эшкә урнаштыруда һәртөрле ярдәм күрсәтәчәк, дип ышандырды. Әлегә аларга укырга гына түгел, ә һөнәри белем тупларга, дипломны уңышлы яклауларын теләде. Вячеслав Козлов шулай ук очрашуда катнашучы өлкән сыйныф укучыларына да мөрәҗәгать итте, БДИны уңышлы гына, яхшы баллар белән тапшыруларын һәм вузга укырга кергәч һәм аны тәмамлаганнан соң алган һөнәрегез буенча эшләргә тырышыгыз, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев