Газетага ташламалы бәядән язылу ункөнлеге старт ала
2 октябрьдән 12енә кадәр «Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») район газетасына ташламалы бәядән язылу ункөнлеге узачак.
Газета укучыларыбыз 10 көн дәвамында 2024 елның беренче яртыеллыгына газетага ташламалы бәяләрдән — 759,84 сумнан языла алалар.
Хөрмәтле укучыларыбыз, бу көннәрдә почта бүлекчәләренә барып, газетабызга язылуыгызны сорыйбыз. Коллективларга хат ташучыларны да чакырырга мөмкин, алар сезнең эш урыныгызда газетага язылуны рәсмиләштерәчәкләр.
Газетага почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә дә язылырга була. 13 октябрьдән язылу бәясе 861,66 сум булачак.
Газетага язылу нәтиҗәләре буенча редакция 2024 елның гыйнварында призлар уйнатуны оештырырга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев