Газүткәргечне җимермәгез!
Шушы көннәрдә караклар газүткәргеч астындагы металл ятакларга (лежакларга) кызыгып, шундый ике ятакны алып киткәннәр.
Нәтиҗәдә район үзәген һәм Яңа Чишмә районының шактый өлешен тәэмин итүче диаметры 219 мм булган уртача басымлы газүткәргечтә салынып төшү куркынычы барлыкка килгән.
Әлеге карак - вандаллар күпкә түгел - 300-400 сумга гына «баеган», ә газүткәргеч җимерелүдән соң булырга мөмкин авария районның күп кенә халкын озак вакытка газ белән тәэмин ителештән мәхрүм итәчәк.
Металлга кызыгучы каракларга карата җинаять эше ачылырга мөмкин, хәзер әлеге фактны тикшерү белән ЭЭБ хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Райгаз җитәкчелеге барлык район халкына мөрәҗәгать итә, тәртипле булыгыз, үзегезгә уңайлы булсынга эшләп торучы корылманы җимермәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев