Гимназиядә парламент дәресе узган
7 февральдән 12енә чаклы республиканың барлык мәктәпләрендә ТР Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышланган «Мин - гражданин.
Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына парламент дәресләре уза.
Дәресләр ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча, хокукый белем бирү, актив гражданлык позициясе тәрбияләү, патриотизм, илдә Дәүләт төзелеше турында укучыларның белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын арттыру максатыннан үткәрелә.
7 февральдә Яңа Чишмә гимназиясенең сигезенче сыйныф укучылары Парламент дәресендә катнашты, ә аны укытучылар Надежда Данилова һәм Гөлзидә Рамазановалар үткәргән.
Башта А.С. Пушкинның «Капитанская дочка» һәм Н.В. Гогольнең «Тарас Бульба» әсәрләре геройлары мисалында патриотизм, гражданлык, Ватан алдындагы бурычларга тугрылык нидән гыйбарәт булуын ачыклаганнар. Аннары эшлекле уен формасында балалар ил Конституциясе нигезендә Россия гражданинының төп хокукларын һәм бурычларын билгеләгәннәр. Дәреснең өченче пункты - яшүсмерләр арасында була торган конкрет очракларны карау. Һәр очракны караганда, укучылар балигъ булмаганнарның нинди хокуклары бозылуын ачыклаганнар. Укучылар актив фикер йөрткәннәр, кыенлыкларсыз җаваплар биргәннәр, фикер алышулар барышында гражданлык турындагы белемнәрен тулыландырганнар.
Парламент дәресе ТР Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышланган һәм шулай ук Россиядә игълан ителгән Халыклар сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы темасы белән дә бәйле булган. Укучылар укытучы үтенече буенча матди булмаган мәдәни мираска ниләр керүен санап үткәннәр.
Дәреснең дүртенче өлешен Яңа Чишмәнең үткәне һәм бүгенгесе турында фотопрезентацияләргә багышлаганнар. Мәктәп укучылары авылның иске фотолары буенча биналарның кайчангы вакыты һәм хәзер бу урында нәрсә урнашуын билгеләргә тиеш булганнар. Дәрестән соң балаларга Яңа Чишмәнең 70-80 нче еллардагы һәм хәзерге чордагы рәсемнәре төшерелгән фотоальбомны карарга тәкъдим иткәннәр.
Парламент дәресендә анда чакырылган 7 сыйныф укучылары - Виктория Лодыгина һәм Лиана Минаеваларга тантаналы шартларда РФ гражданнары паспортларын тапшыру өчен районның миграция хезмәте начальнигы Галина Юрьева да килгән. Аның котлау сүзләренә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты секретаре Светлана Васильева да кушылган.
График буенча 8-11 февральдә Яңа Чишмә район Советы депутатлары катнашында парламент дәресләре барлык мәктәпләрдә дә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев