Горшково авылында яшәүче Надежда Панфилова «Эколидер» конкурсында җиңүче дип танылган
Җиңүчеләрне бүләкләү 21 декабрьдә Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган.
Кичә, 21 декабрьдә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре «Пирамида»да «Эколидер» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләгәннәр.
Алар арасында - Яңа Чишмә районының Горшково авылында яшәүче Надежда Петровна Панфилова да бар, ул конкурсның «Республика халкы» номинациясендә беренче урынны яулаган.
«Надежда Петровна байтак еллар дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Һәм шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул күп тапкырлар 2004 елдан бирле үткәрелә торган әлеге конкурсның призеры һәм җиңүчесе булып тора», - дип хәбәр итте редакциягә Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Луиза Исхакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев