Горшковада чишмә яңартылган
Горшковоның көмеш волонтерлары авылда тәртип урнаштырганнар.
Без булмасак, кем? – әнә шушы девиз астында авылның көмеш волонтерлары игелекле эш башкарган.
Бу атнада алар иң бөек христиан бәйрәмнәренең берсенә – 23 июньдә билгеләп үтелә торган Изге Троица көненә әзерләнгәннәр.
- Безнең чишмәгә су алырга күрше авыллардан да күп кеше килә. Суы бик тәмле, йомшак, кыскасы, чишмә суы. Без моңа бик шат! Шуңа күрә җирле халык өчен дә, кунакларга да ял итү өчен уңай шартлар тудырабыз, - дип сөйли авыл активисты, волонтер Надежда Панфилова.
Без "Родничок" (чишмәнең исеме шулай) баннерын алыштырдык, койманы буядык, чүп үләннәрен җыештырдык һәм барысын да юдык.
Барыбыз да бәйрәмне лаеклы каршы алыйк. Чишмә суы белән чәегез тәмле булсын!!!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев