«Гражданнарны кабул итүдә яңа алымнар»
Суд приставлары хезмәте эшендә яңа алымнар барлыкка килгән. Бу хакта без Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставлары бүлегенең начальник урынбасары Наталья Шолгина белән сөйләшәбез.
Безнең әңгәмә
— Наталья Сергеевна, бурычларны түләтү буенча эшләр торышы ничегрәк?
— Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча бүлекчәнең суд приставлары ел башыннан 76,7 млн сум бурыч түләттерделәр.
— Республика суд приставлары эшендә нинди яңа алымнар барлыкка килде?
— Беренчедән — алиментларны түләтү буенча онлайн консультацияләр саны артты. Бу башкару производстволарының социаль әһәмиятле категориясе. Алар махсус контрольдә. Быел без бурычлылардан балигъ булмаганнар файдасына 7,5 млн сум акча түләттек.
Мин инде билгеләп үткәнчә, бу башкару производстволарының аерым категориясе. Ике ел элек федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе айга 1 тапкыр — айның беренче җомга көнендә онлайн- кабул итүләр үткәрү практикасын кертте. Хәзер Баш идарә мондый кабул итүләрне һәр җомга көнне үткәрү турында карар чыгарды. Әгәр элек кабул итүне баш суд приставы урынбасары үткәргән булса, хәзер аны Татарстан Республикасының баш суд приставы Әнвәр Закиров үзе башкарачак.
Мәсәлән, әгәр дә безнең районда яшәүче берәүнең Баш идарә җитәкчелегенә алимент түләттерү буенча соравы булса һәм ул республика башкаласына бара алмаса, ул үзенә иң якын урнашкан суд приставлары бүлегенә барып, үз сорауларын видео-элемтә форматында бирә ала, ә бу бик тә уңайлы.
Онлайн кабул итү концепциясе шуннан гыйбарәт — Баш идарә мөрәҗәгать итүче кешенең гозерен тиз арада эш итүгә ала, аңардан кергән мөрәҗәгатьне кабул итү вакыты җиткәнче үк хәл итәргә тырыша. Шуңа күрә гариза бирүчеләрнең кабул итүдән баш тарту очраклары сирәк түгел, чөнки аларның проблемалары кабул итү көненә кадәр үк хезмәткәрләр тарафыннан хәл ителгән була.
Кабул итүгә 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02 телефоннары, шулай ук Баш идарәнең Telegram, Вконтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендәге «Татарстан Республикасы буенча Россия ГУФССП» дигән бер үк исемдәге төркемнәре аша да язылырга мөмкин. Модераторларга исем-фамилиягезне, әтиегезнең исемен, башкару производствосының номерын, телефон номерыгызны һәм үзегезгә уңайлы булган кабул итү датасын язып җибәрү җитә.
Икенче яңалык — 1 декабрьдән Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставлары бүлегендә алдан язылу буенча кабул итү кертелә. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкаручы пристав яки бүлек начальнигы консультациясен алу өчен, кабул итүгә алдан ук язылу сорала. Бу мөрәҗәгать итүчеләрнең вакытын экономияләячәк, үзләренә уңайлы вакытта килергә, ә приставка — алдан әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк (ул сөйләшүнең нинди башкару производствосы буенча һәм ни турында булачагын алдан беләчәк). Алиментлар түләттерү буенча онлайн кабул итү очрагындагы кебек үк, приставлар дәгъва бирүченең мөрәҗәгате буенча шунда ук эшли башлаячаклар.
Кайвакыт гражданга теге яки бу мәсьәләне аңлап җиткерү өчен, бүлеккә барырга кирәк була. Бу очракта һәр бүлектә кизү торучы хезмәткәр бар. Ул ашыгыч мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк, мәсәлән, бурычлы кешедән башка җиргә чыгып китү буенча чикләүләрне бетерү яки банк картасын аресстан алу.
— Ничек һәм кайда язылырга мөмкин?
— Баш идарәнең рәсми сайтында теләсә кайсы вакытта язылырга мөмкин. Язылу өчен Баш идарә сайтының төп битенә кереп, «Кабул итүгә язылу» бүлеген сайларга кирәк. Шул ук вакытта теләгән датаны сайларга киңәш ителә, шулай булмаган очракта система буш вакытны автомат рәвештә билгели. Аннары күрсәтелгән электрон почта адресына талон-раслау күчермәсе җибәреләчәк. Кабул итү алдыннан паспорт һәм талон-раслау язуын күрсәтергә кирәк.
— Кабул итү графигы нинди?
— Кабул итү сишәмбе көнне сәгать 9:00дән 13:00гә кадәр һәм пәнҗешәмбе көнне 13:00дән 18:00гә кадәр бара. Ләкин, күпчелек сорауларны дистанцион рәвештә дә хәл итеп була. Мәсәлән, гариза бирү яки башкару производствосы буенча мәгълүмат алу да дистанцион рәвештә башкарыла — рәсми сайттагы интернет-кабул итү бүлмәсе яки Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты аша. Халык арасында сервисның популярлыгы һәрдаим арта бара.
Алга таба таләп итүче (взыскатель) башкарма производствоның барышы, суд приставы — башкаручының процессуаль гамәлләре турында электрон рәвештә мәгълүмат ала, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша электрон рәвештә мөрәҗәгать итә ала.
Бу ел эчендә Баш идарәгә электрон рәвештә 661 725 башкарма документ килгән.
— Мөрәҗәгать итүнең нинди ысуллары бар?
— Мөрәҗәгать итү берничә ысул белән башкарыла: Дәүләт хезмәтләре порталы аша; безнең сайтта «Интернет-кабул итү бүлмәсе» бүлегендә форманы тутырып; почта аша җибәреп; яки безнең Баш идарәгә килеп.
Консультацияне телефон аша да алырга мөмкин. Баш идарәдә телефон хезмәте күрсәтү төркеме эшли — 8(843) 514-92-21. Әлеге номер буенча кузгатылган башкару производствосы турында мәгълүмат, суд приставлары белән ничек элемтәгә чыгу һәм алар тарафыннан гражданнарны кабул итү тәртибе, Баш идарәнең вазыйфаи затларына кабул итүгә язылу һәм башка мәгълүматларны да алырга мөмкин.
Сер түгел, кайвакыт бер тапкыр шалтыратып кына элемтәгә чыгып булмый. Бу проблеманы хәл итү өчен реверсив шалтыратулар кертелгән. Димәк, операторлар, шалтыратуларның иң югары йөкләнеше кимегән сәгатьләрдә, элемтәгә керә алмаган гражданнарның номерларына үзләре шалтыраталар
— Укучыларыбыз өчен сезнең тәкъдимнәрегез?
— Татарстан Республикасы буенча Россия ГУФССПның сайтында бурычлар булу-булмавын вакытында тикшерергә һәм түләргә киңәш итәм. Бурычны Онлайн режимда түләргә яки түләү өчен квитанцияне банкта бастырып чыгарырга мөмкин. Гражданнар шулай ук http://r16.fssp. gov. ru/ сайтындагы «Интернет-кабул итү бүлмәсе» һәм «Личный кабинет стороны исполнительного производства» аша мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев