Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Гражданнарны кабул итте

30 мартта РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Яңа Чишмәдә гражданнарны кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты Яңа Чишмә районы халкын "Бердәм Россия" җирле җәмәгать кабул итүе бүлегендә кабул итте.
Кабул итүгә төрле сораулар белән барлыгы 16 кеше мөрәҗәгать итте. Нигездә халыкны балалар бакчалары өчен уенчыклар сатып алуда финанс ярдәме, авылны төзекләндерү, юллар төзелеше, урамнарга газ кертү, авыл мәчетен ремонтлау, бизнес алып бару, район үзәк хастаханәсенә видеокүзәтү җайланмасы урнаштыру, экология һ.б. кагылышлы сораулар борчый.
Айрат Хәйруллин һәр сорауны игътибар белән тыңлап, җентекләп тикшереп, мөрәҗәгать итүче һәр кешегә ярдәм итәргә тырышты.
Кабул итүләргә йомгак ясап, ул, кабул итү барышында сорауларның күпчелеге урында ук хәл ителде, башкалары буенча тиешле аңлатмалар бирелде, хәл ителмәгәннәре каралачак, аның нәтиҗәләре турында мөрәҗәгать итүчеләргә хәбәр ителәчәк, диде.
Дәүләт Думасы депутаты шулай ук үз сайлаучылары белән ай саен очрашуы турында да сөйләде. Региональ атна кысаларында бер көнне кабул итүләр Түбән Кама сайлау округына керүче 10 районның икесендә алып барылырга да мөмкин. Әмма ул очрашуларны тагы да ешрак үткәрергә планлаштыра. Болардан тыш, һәр муниципаль районның "Бердәм Россия" БСП-ның җәмәгать кабул итү урыннарында халык белән аның ярдәмчеләре очрашачак. Гражданнарны кабул итү барышында иң еш мөрәҗәгатьләр юллар һәм матди ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә кагылуын билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев