Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре акрынлап хәл ителә

2017 елның 12 гыйнварыннан 1 февраленә чаклы районның 24 торак пунктында гражданнар җыеннары булып үткән иде, анда гражданнардан 104 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 1 августка 79-ы хәл ителгән яки башкарылган (үтәлгән), ә калганнары (25) җаваплы шәхесләрдә хәл ителә.
Үтәлмәгәннәре - финанс кертемнәре таләп ителә торган мөрәҗәгатьләр.
Алар арасында Екатериновка авылындагы балалар мәйданчыгы коймаларын кору. Бу эшләр Красный Октябрь авыл җирлеге бюджетына өстәмә керем кермәү аркасында башланмаган. Рус Чабаксары авылының Туры (Прямая) урамыннан алып Совет урамына чаклы юлга вак таш җәю буенча белдерелгән мөрәҗәгать белән дә шул ук хәл. Зирекледә урам яктырткычларындагы лампочкаларны алыштыру тулысынча башкарылмаган.Тубылгытау авыл җирлегендә Шушма елгасы үзәне янында буа төзелешенә дә акча кирәк. Андреевка авылында Яшьләр урамы ягыннан авыл мәдәният йорты яныннан үтүче юлны ремонтлау буенча мөрәҗәгать контрольдә тора.
Эшләрне башкару 2017 елның август-сентябренә - үзара салым акчалары хисабына планлаштырылган.
Гражданнарның түбәндәге мөрәҗәгатьләре үтәлгән:
- Н.П.Лебедкада, Андреевкадагы Яшьләр урамы 10 йортта урам яктырткычлары (лампочкалар) алыштырылган;
- каты көнкүреш калдыкларын (ККК) чыгаруга килешүләр төзү юлы белән Әдәмсә территориясендә ККК җыю һәм чыгару (түгү) оештырылган.
- Әдәмсәдә Кыр Һәм Яшел урамнарында юлларны тигезләү эшләре башкарылган;
- Екатерина Бистәсе территориясендә агулы балтырган үләне чабып алынган;
- Тубылгы Тау авыл җирлеге башкарма комитеты АҖ не 2018 елга "Чиста су" программасына һәм юлларны норматив хәлгә китерү буенча (нәкъ менә 1700 метр юлга комлы вак таш салу буенча) республика программасына (2017 елга) кертү турында гаризалар биргән;
- Ленинодагы "Ләйсән" балалар бакчасы бинасына таба төшү юлына култыксалар урнаштыру өчен материал сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев