Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

ГТО билгесе ВУЗга укырга кергәндә баллар өсти

2022 елда ВУЗга укырга кергәндә абитуриент, ГТОның алтын, көмеш яки бронза билгеләре булса, өстәмә балларга исәп тота ала.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ил буенча ышанычлы адымнар белән атлый һәм күбрәк катнашучыларны җәлеп итә, чөнки комплекс нормативларын үтәү – ярышлар түгел, ә беренче чиратта, һәркемнең үз физик әзерлеген тикшерү белән кызыксынуы.

Ә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен комплексны үтәгәннән соң алынган аерымлык билгесе - ВУЗга кергәндә БДИга өстәмә баллар да. 

Яхшы яңалык - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ГТО комплексының көмеш һәм бронза аерымлык билгеләре өчен БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар исәпләргә тәкъдим итте. Төгәлрәге, 2022 елда ВУЗга кергәндә, абитуриент өстәмә балларга исәп тота ала.

ГТО комплексы нормативларын үтәү өчен Яңа Чишмә муниципаль районының тестлау үзәге барлык шартларны да бирә. Киләләр, үзләрен сынап карыйлар, нормативларны үтиләр, нәтиҗәдә ГТО комплексының лаеклы аерымлык билгесе алалар.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, Без сезне инде бүген үк тест үтәргә көтәбез! Хисап чоры ахырына кадәр (2021 елның 30 декабре) барлык нормативларны үтәп, сез тыныч була аласыз, чөнки үзегезнең аерымлык билгесен «Соңгы кыңгырау»га кадәр алачаксыз.

Теркәлү тест үзәгендә түбәндәге адрес буенча уза: Яңа Чишмә авылы, Ленин ур., 6 йорт

 Нормативларны үтәү - «Олимп» универсаль спорт залында һәм «Жемчужина» йөзү бассейнында.

20 кешедән торган коллектив заявка биргәндә тест үткәрү датасын һәм вакытын заказчы өчен уңайлы вакытта (килешү буенча) билгелиләр.

«ГТО» ВФСК комплексы сынауларын (тестларын) предприятие, оешма, учреждение төркеменнән торган коллектив заявкалар буенча да, индивидуаль рәвештә дә үтәргә мөмкин.

Мәҗбүри шартлар:

Катнашучыны «ГТО» ВФСК рәсми сайтында теркәү һәм УИН (универсаль идентификацион номер) алу.

Алдан заявка бирү (электрон рәвештә e-Mail dussh.olimp@yandex.ru яки шәхсән Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 6 йорт адресы буенча тест үзәгендә 15.00 сәгатьтән 19.00гә чаклы).

Белешмәдә күрсәтелгән нормативларны үтәүгә рөхсәт турында медицина белешмәсе булу.

Белешмәләр өчен тел.: 2-20-83, 89509487376

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев