Реклама
Район яңалыклары
ГТО — көчле рухлылар комплексы
22 июньдә тест үзәгендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән Яңа Чишмә муниципаль районы халкы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга кушылган.
Физкультура фестивалендә төрле яшьтәге һәм төрле әзерлек дәрәҗәсендәге алты инвалид катнашкан.
Гадәти ГТО комплексыннан аермалы буларак, инвалидлар өчен тест индивидуаль. Кешегә нинди сынаулар үтәргә туры киләчәге аның сәламәтлегенә бәйле. Кайбер күнегүләр гадәти нормативлардан аерылып тормый — йөгерү, бөгелү, тартылу һ.б. Әмма мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус эшләнгән күнегүләр дә бар: теннис тубын басып яки утырып ыргыту, медицина тубын кулларны сузган килеш тотып алу, коляскаларда хәрәкәт итү.
Ләкин бүген иң җаваплы һәм тәвәккәл булганнар гына үз көчләрен сынап карарга килгән.
Чарада катнашучылар вакытны кызыклы һәм файдалы үткәргәннәр, бер-берсе белән аралашканнар.
Нормативларны тапшыру нәтиҗәләре соңрак ясалачак һәм спортчылар лаеклы бүләкләр алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев