Гуманитар йөк Лисичанскига китте
25 тоннага якын гуманитар йөк шефлыкка алынган шәһәргә җибәрелгән
«Бөтен ил белән - Лисичанск өчен!» Яңа Чишмә районы кешеләре Лисичанск халкы һәм шәһәрне саклаучылар өчен гуманитар йөкне әнә шушы лозунг белән җыйганнар.
Сентябрь буена азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр Яңа Чишмә базасына китерелгән. Алар арасында бәрәңге, суган, чөгендер, кишер, кышкылыкка әзерләнгән яшелчәләр һәм кайнатма, шулай ук макарон, коры сөт, тушенка, он, бал һ. б. бар иде.
Боларның барысын да район предприятиеләре, оешмалары, бюджет учреждениеләре, АҖ башкарма комитетлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, эшмәкәрләр һәм районның барлык битараф булмаган кешеләре җыйган. Гуманитар йөкне җыюда «АгроРаздолье», «Агро-Основа» ҖЧҖләре һәм КМС заводы аеруча зур ярдәм күрсәткән.
Йөкне озату тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясаган.
- Без йөк, акча җыюда катнашкан, яңа республикаларда яшәүчеләрнең язмышына битараф булмаган һәркемгә рәхмәтлебез. Сезнең белән бергә без меңләгән кешеләргә ярдәм итә алачакбыз, - дигән ул. - Машина йөртүчегә имин юллар телибез!
Йөкне озатырга җыелучыларның алкышлары астында йөк ташучы ерак юлга кузгалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев