Гуманитар йөк безнең хәрбиләргә китерелгән
Район башлыгы Вячеслав Козлов СВО зонасында булып, безнең сугышчылар белән очрашкан
Гуманитар йөкнең чираттагы партиясе безнең хәрбиләргә СВО зонасына китерелгән.
Район башлыгы волонтерлар Александр Карпов һәм Илгиз Насыйбуллин белән бергә безнең егетләр өчен өч УАЗ автомашинасы, авторезина, запас частьләр, генераторлар, төзелеш материаллары һәм шәхси посылкалар алып барган.
Автомобильләр штурм төркемнәренә һәм яраланган хәрбиләрне оператив эвакуацияләү өчен медикларга тапшырылган.
Хәрби хезмәткәрләр район җитәкчелегенә, волонтерларга, районның барлык битараф булмаган кешеләренә күрсәтелгән гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдергәннәр. СВО зонасына дистәләгән тапкыр гуманитар йөкләрне илткән волонтерларга аерым рәхмәт җиткерелә.
Безнең сугышчылар шулай ук туганнарына һәм якыннарына сәлам әйткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев